Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
08.12.2023, 14:29

«Калеб» яшьләр иҗат берләшмәсе 10 еллыгын бәйрәм итәчәк

Бәйрәм концертында балетмейстер Нурбәк Батулла, композитор Эльмир Низамов, «La Primavera» камера оркестры һәм башкалар катнашачак

Фото: Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге

(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексының концерт залында 19 нчы декабрьдә «Калеб» татар яшьләр иҗат берләшмәсенең 10 еллыгы билгеләп үтелә. Концертта берләшмәнең төрле проектлары ярдәмендә туган әсәрләр яңгыраячак,тамашачыларга перформанслардан күренешләр күрсәтеләчәк.

Биюче һәм балетмейстер Нурбәк Батулла, шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин һәм Йолдыз Миңнуллина, композиторлар Эльмир Низамов һәм Миләүшә Хәйруллина, башкаручылар Эльмира Кәлимуллина һәм Артур Исламов, дирижер Ильяс Камал җитәкчелегендәге «La Primavera» камера оркестры һәм башкалар катнашачак.

«Калеб» берләшмәсе яшь татар сәнгать эшлеклеләре – композиторлар, шагыйрьләр, башкаручылар, артистлар һәм режиссерларның яңа әсәрләр иҗат итү өчен танышу һәм уртак иҗат мәйданчыгы буларак барлыкка килә. Җәмгыятьнең башлангычында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, шулай ук иҗат өлкәсе вәкилләре һәм журналистлар Луиза Янсуар, Йолдыз Миңнуллина, Эльмир Низамов һәм башкалар тора.

10 ел эчендә 70 тән артык проект – бик күп театр перформанслары,
спектакльләр, лабораторияләр, лекцияләр, мастер-класслар туган. Катнашучылар
шулай ук 80 нән артык җыр язган. «Калеб» ярдәмендә «Безнең җыр» иҗади лабораториясенең икенче сезоны уза, дип
хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне
гамәлгә ашыру бүлеге.
Барлык яңалыклар