В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризаларны 23 апрельгә кадәр кабул итәләр
Казанда 27 апрельдә хәрби-гамәли спорт төрләре буенча «Җиңүгә тигезләнү» спартакиадасы узачак. Заявкалар кампаниясе старт алды, ярышларда катнашырга шәһәр яшьләрен чакыралар.
Спартакиадага патриотик һәм яшүсмерләр клублары, яшьләр хокук саклау оешмалары, югары уку йортлары һәм көллиятләр командалары кушыла ала. Коллектив 10 кешедән: 14 яшьтән 23 яшькә кадәрге сигез егет һәм ике кыздан торырга тиеш. Ярышларга медицина белешмәсе булган катнашучылар кертелә. Конкурс өч этапны күздә тота, катнашу шартлары һәм үткәрү тәртибе турында тулырак мәгълүмат – нигезләмәдә. Призлы урыннарны алган командаларны дипломнар һәм акчалата сертификатлар белән бүләкләячәкләр, дип хәбәр иттеләр балалар һәм яшьләр эшләре комитетында.
Гаризаларны 23 апрельгә кадәр kazankddm@yandex.ru электрон почтасына җибәрергә мөмкин: хат темасына «Җиңүгә тигезләнү» дип язарга кирәк.
Спартакиада 27 апрельдә Казан танк училищесында Оренбург тракты, 6 адресы буенча узачак. Катнашучыларны теркәү 10:00 сәгатьтә башлана һәм 10:50 гә кадәр дәвам итә.
Ярышларны балалар һәм яшьләр эшләре буенча комитет, «Яшүсмер» МБУ һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге оештыра.