В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризаларны кабул итү чарасы бүген тәмамлана – 16:00 сәгатькә кадәр теркәлергә була
Марат Мөгыйнов фотосы
3 апрельдән 4 апрельгә кадәр «Вертолет» яшьләр үзәгендә «Ватанпәрвәрләр факультеты» дип аталган белем бирү чарасы уздырыла. Анда 13–18 яшьлек яшүсмерләр катнаша ала. Казанлылар өчен мастер-класслар, экскурсияләр, квизлар, квестлар һәм башка белем бирү чаралары әзерләнә. Бүген гаризалар кабул итүнең соңгы көне.
Катнашучылар белән тәҗрибәле педагоглар, яшьләр белән эшләүче белгечләр, экскурсоводлар һәм патриотик тәрбия бирү экспертлары шөгыльләнәчәк, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.
Гаризаны әлеге сылтама буенча 16:00 сәгатькә кадәр тапшырырга була. Чаралар Кече Мәскәү урамы, 15 йорт адресы буенча үткәрелә.
«Ватанпәрвәрләр факультеты» катнашучыларда ватанпәрвәрлекнең мөһимлеген аңлауга, илебез тарихы, мәдәнияте белән кызыксынуны үстерүгә, шулай ук Ватаныбыз өчен горурлык һәм җаваплылык хисе тәрбияләүгә юнәлдерелгән.