В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Юлларда көчле бозлавык көтелә.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Тулаем республика буенча төнлә һәм иртән урыны белән кар һәм юеш кар явачак, кайбер районнарда бозлавык көтелә. Көндез явым-төшемсез. Җил көньяк-көнбатыштан уртача, урыны белән көчле, секундына 15-18 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы минус 4 градустан минус 9 градуска кадәр, аязганда – минус 15 градуска кадәр, көндез минус 1-дән минус 6 градуска кадәр тәшкил итәчәк. Юлларда – көчле бозлавык, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.