В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр буенча 3 градуска кадәр җылы һава торышы көтелә
Иртәгә Татарстанда синоптиклар юеш кар, салкын һәм яңгыр рәвешендә явым-төшем вәгъдә итә, төнлә көнчыгышта уртача явым-төшем булырга мөмкин. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -1..+2 градус, көндез +1..+3 градус көтелә. Юлларда бозлавык булачак, урыны белән көчле.
Казанда 28 гыйнварда болытлы һава, синоптиклар явым-төшем фаразлый: юеш кар һәм бозлы яңгыр. Урыны белән томан булырга мөмкин. Төнлә термометр баганалары 0..+2 градус, көндез - 1 дән +3 градуска кадәр күрсәтәчәк. Җил – көньяк-көнбатыштан 6-11 м/с тизлек белән, урыны-урыны белән 14 м/с ка кадәр. Юлларда тайгак булачак.
Чәршәмбе, 29 гыйнварда, Татарстанда температура фоны нык үзгәрмәячәк. Төнлә урыны белән юеш кар һәм яңгыр явачак. Көндез явым-төшем көтелми. Төнге сәгатьләрдә температура +2..-3 градус, көндез 0..+3 градус булачак.
Пәнҗешәмбе һәм җомга көнне республика Төньяк Атлантика циклонының атмосфера фронтлары йогынтысында калачак. Урыны белән бераз юеш кар ява. Төнлә һава температурасы 0..-5 градус тәшкил итәчәк, көндез -1..+2.
ТР Гидрометүзәгенең якынча фаразы буенча, шимбә төбәк антициклонның төньяк-көнбатыш перифериясендә булачак. Атмосфера фронтлары якын булганлыктан, урыны белән бераз юеш кар яварга мөмкин. Төнлә 0 градуска якын, көндез 0 градустан алып +3 градуска кадәр температура көтелә.