Һава температурасы төнлә 0 градустан 2 градуска кадәр җылы булачак, көндез – 5-7 градустан югары.
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче апрель). Иртәгә, 16-нчы апрельдә, Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә явым-төшемсез, ә көндез яңгыр һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшемнәр булуы көтелә. Төньяк-көнбатыштан талгын җил булачак.
Һава температурасы төнлә 0 градустан 2 градуска кадәр җылы булачак, көндез – 5-7 градустан югары.
Тулаем республика буенча шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә урыны белән, көндез күпчелек районнарда яңгыр һәм юеш кар рәвешендә бераз явым-төшемнәр көтелә. Көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы минус 3 градустан +2 градуска кадәр булачак, көндез – 4-тән 9 градуска кадәр җылы, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.