В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез һава температурасы 0 минус 2 градуска кадәр тәшкил итәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 21-нче февраль). Синоптиклар Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне һава шартларының начарлануы турында кисәтә. 22 февральдә төнлә һәм көндез Казанда көньяк-көнчыгыштан исүче җил, кар көртләре, бозлавык көтелә.
Гомумән алганда, аязучан болытлы һава торышы булачак. Вакыты белән юеш кар явачак. Төнлә минималь һава температурасы минус 2-4 градус тәшкил итәчәк. Көндез температура 0 минус 2 градуска кадәр үзгәреп торачак.
Татарстанның кайбер районнарында юеш, урыны белән көчле кар көтелә, буран, көньяк-көнчыгыштан талгын, урыны белән көчәйгәндә 15 м/с тизлек белән исүче җил, юлларда кар көртләре һәм бозлавык көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы минус 1-6 градус, көндез - минус 3 плюс 2 градуска кадәр тәшкил итәчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.