В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче февраль). 4-нче февральдә Казанда болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы төнлә 0-дән минус 2 градуска кадәр, көндез 0-дән +2 градуска кадәр булачак. Юлларда - бозлавык.
Тулаем республика буенча шулай ук юеш кар һәм яңгыр рәвешендәге явым-төшем көтелә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан булачак. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Һава температурасы -2-дән +2 градуска кадәр үзгәреп торачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.