В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада сертификатлар уйнатылачак
Фото: Марат Мөгыйнов
Барлыгы биш тема булачак: «Мәдәният феномены буларак мода», «Мода һәм сәнгать тоташуы», «Сәнгатьтә коммерция трекеры», «Контекст шарты буларак перформанс» һәм «Мультидисциплинарлык, индустрияләр диффузиясе». Чакырылган спикерлар арасында КФУ укытучысы Виктор Сидоров, брендларга нигез салучылар Леонид Борисов һәм Петр Сафиуллин һәм башкалар булачак.
Чара өчен махсус очрашу темалары буенча китаплар селекциясе булдырылды. Аның белән китапханәдәге аерым киштәдә паблик-токтан соң өч ай эчендә танышырга мөмкин.
Моннан тыш, чара кунаклары арасында кибетләрнең берсенә 5000, 10000 һәм 15000 сумлык өч сертификат, шулай ук махсус приз уйнатылачак.
Керү алдан теркәлү буенча ирекле. Казанлыларны 14:00 сәгатьтә Пушкин урамы, 86 адресы буенча урнашкан конференц-залда көтәчәкләр.