В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәр халкы прививканы шулай ук сәүдә үзәкләрендә, мәдәният учреждениеләрендә һәм «Саклык банкы» офисларында ясата ала.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU 23-нче ноябрь). Казанда вакцинациянең «Максимус» фитнес-клубында урнашкан мобиль пункты (Баруди урамы, 8) ЦУМга күчәчәк (Мәскәү урамы, 2).
Мобиль пункт чәршәмбе, 24-нче ноябрь көнне эшли башлаячак. Биредә прививканы көн саен 9:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр ясатырга мөмкин булачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе.
Исегезгә төшерәбез, медицина учреждениеләреннән тыш, Казан халкы COVID-19га каршы прививканы сәүдә үзәкләрендә, мәдәният учреждениеләрендә һәм «Саклык банкы» офисларында урнашкан мобиль пунктларда ясата ала. Вакцинация пунктларының тулы исемлеге, аларның адреслары һәм эш графигы белән сайтта танышырга мөмкин.