В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Белгечләрнең хезмәтләре Дәрвишләр бистәсендә яшәүчеләрнең йорт хайваннарына бушлай күрсәтеләчәк.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы август). 7-нче август көнне этләрне вакцинацияләү һәм стерильләштерү мобиль пункты Казанның Совет районы Дәрвишләр бистәсенә юл тотачак. Хайваннарны кабул итү 10:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр Сәетгалиев исемендәге мәдәният йорты янында тере чират тәртибендә түбәндәге адрес буенча алып барылачак: Совет урамы, 18.
Башта белгечләр хайваннарны теркәячәкләр һәм караячаклар. Аннары хуҗаларының теләге буенча хайванны вакцинацияләү, стерильләштерү, чип яки бирка урнаштыру башкарылачак, ветеринария паспорты рәсмиләштереләчәк. Барлык хезмәтләр дә бушлай күрсәтелә.
Узган шимбәдә, 31-нче июль көнне, белгечләр Авиатөзелеш районының Кадыш бистәсенә чыкты. Нәтиҗәдә, җиде хайван котыру авыруыннан вакцинацияләнгән, сигезе стерильләштерелгән.
Мобиль пунктның алга таба чыгу графигы казанлылар мөрәҗәгатьләре нигезендә төзелә, аларны Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалык комитетына +7(843)590-04-26 телефоны буенча бирергә мөмкин. Мәсәлән, 14-нче августта белгечләр Совет районының Константиновка бистәсенә (Интернациональная урамы, 24а), 21-нче август көнне – Киров районының Юдино бистәсенә (Ильич урамы, 1 корп.1), 28-нче августта – Киров районының Залесный бистәсенә (Осиново тыкрыгы, 8) барачак.
Исегезгә төшерәбез, йорт хайваннарын вакцинацияләүнең һәм стерильләштерүнең мобиль пункты шәһәр бистәләренә июль башыннан Казан Мэры Илсур Метшин кушуы буенча чыга башлады. Моннан тыш, Казан паркларында кинологлар һәм зоопсихологлар лекцияләре белән приюттан этләр күргәзмәләре үткәрелә.