Шәһәр халкы полистирол, пенопласт, дару блистерлары, теш щеткалары һәм башка калдыкларны эшкәртүгә тапшыра алачак.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 21 нче декабрь). 25 нче декабрьдә Казанда эшкәртүгә икенчел чимал җыю узачак. Шәһәр халкы мобиль пунктка полистирол (PS-6 маркировкалы), чиста хәлдәге пенопласт һәм башка калдыкларны тапшыра алачак. Экологик акция шәһәрнең сәүдә үзәкләренең берсендә үткәрелә.
Активистлар ПЭТ-шешәләр (Pet-1 маркировкалы), PND-пластик (флаконнар, HDPE-2, LDPE-4 маркалы канистерлар), дарулардан бушаган блистерлар, коры органика, теш щеткалары кабул итәчәк. Мобиль пунктка ватылган савыт-саба, велосипед, пластик уенчыклар тапшырырга ярамый.
Акция вакытында фримаркет оештырылачак, анда яшәүчеләр үз әйберләре белән алмаша алачак. Моннан тыш, фримаркет зонасында кабат куллану һәм хәйрия максатлары өчен терлек азыгы, чәчәк чүлмәкләре, шәраб бөкеләре (пластик булмаган), эшли торган пульверизаторлар, «Комп галим» проекты өчен компьютер техникасын, өч литрлы һәм калай банкалар, ясалма чыршылар, өстәл уеннары, парафин һәм балавыз, кәгазь йомырка лотоклары, суши таяклары калдырырга мөмкин булачак.
Акция 10:00 сәгатьтән 12:30 сәгатькә кадәр сәүдә үзәгенең ябык парковкасында Җиңү Проспекты, 141 адресы буенча узачак, дип хәбәр ителә «ЭкоЛогично» проектының «Вконтакте» социаль челтәрендәге төркемендә.
Мобиль пункт «Экосбор+» икенчел чимал белән эш итү операторы һәм «Татнефть» хәйрия фонды гранты ярдәмендә эшләячәк.