В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Шәһәрлеләр биредә ватылган зонтиклар, хушбуйдан бушаган пыяла савытлар һәм вакыты чыккан дарулар калдыра ала
Денис Гордийко фотосы
Киләсе атнада, 30 ноябрь көнне, Казансу елгасы буенда икенчел чимал кабул итү өчен мобиль пункт ачыла. Шәһәр халкына пункт 10:30–11:30 вакыт аралыгында хезмәт күрсәтәчәк.
Казан халкының йомшак һәм каты пластик, ПЭТ-шешәләр, макулатура, тетрапак, металл, фольга, вак көнкүреш техникасы һ.б. тапшыру мөмкинлеге булачак. Тулы исемлек белән әлеге сылтама буенча танышырга була.
Фримаркет зонасында волонтерлар кием-салым (яхшы хәлдәге), китаплар, журналлар, эш техникасы, интерьер предметлары, бизәнү әйберләре, фоторамкалар, иҗат һәм хобби өчен материаллар, шулай ук озак саклана торган азык-төлек кабул итәчәк.
Шулай ук шәһәр халкы биредә өстәмә рәвештә ватылган чиста керамика кисәкләрен, ватык зонтиклар, хушбуйдан һәм дарулардан бушаган пыяла савытлар, шәраб бөкеләре, вакыты чыккан капсыз дарулар, компьютерлар, ноутбуклар һәм аларга кагылышлы кирәк-яракны тапшыра ала. Тулы исемлек белән әлеге сылтама буенча танышырга була.
Бу көнне пенопласт, аудио һәм видеокассеталар, музыкаль пластинкалар, аяк киеме һәм чүп-чар, су фильтрлары, уенчыклар, батареялар, лампалар һәм градусниклар кабул ителмәячәк.
Мобиль пунктны Миллениум күпере астындагы парковкада (өченче аралык) табарга була.
Акцияне 2026 ел ахырына кадәр ай саен уздырырга ниятлиләр. Чара шәһәрнең Парклар һәм скверлар дирекциясе, «Казансуны үстерү стратегиясе» проектлары командасы ярдәмендә «ЭкоЛогично» хәрәкәте тарафыннан оештырыла.