В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Күчмә яшьләр клубы поселокларда бу атнада ук эшли башлаячак
Фото: Денис Гордийко
Шәһәр Башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, яшүсмерләрне спорт уеннары, иҗади чаралар, робототехника, рәсем сәнгате һәм балта осталыгы буенча мастер-класслар, бию флешмоблары һәм башка вакыйгалар көтә.
«Хобби бокс» билгеле көннәрдә 11:00 дән 17:00 гә кадәр эшләячәк. Чабакса торак массивында дәресләр – 8 нче һәм 9 нчы июньдә, Колсәет поселогында – 13 нче һәм 14 нче июньдә, Привольный һәм Вишневка поселокларында – 15 нче һәм 16 нчы июньдә, Кылык торак массивында – 19 нчы һәм 20 нче июньдә, Самосыр торак массивында 22 нче һәм 23 нче июньдә узачак.