«Хобби бокс» мобиль клубы сәяхәтен дәвам итә. Бу атнада клуб Чебакса авылында, шулай ук Олы Дәрвишләр һәм Әки бистәләрендә тукталачак. Балаларны спорт эстафеталары, мультфильмнар ясау буенча мастер-класслар, шулай ук аниматорлар белән уеннар һәм күңел ачулар көтә.
Бу атнада клубның беренче тукталышы Чебакса авылы булачак. Анда клуб 29 июльдә Морзаханов урамында, «Мөгаллим Шәриф» мәчете янында тукталачак.
Киләсе ике көндә, 30 һәм 31 июльдә, «Хобби бокс» балаларны Олы Дәрвишләр бистәсендә Кооператив урамындагы 23 йорт адресы буенча көтәчәк.
Клубның соңгы тукталышы Әки бистәсе булачак, анда 1 һәм 2 август көннәрендә Трансформатор урамындагы 5 йорт адресы буенча күңел ачу программасы үткәреләчәк.
Барлык теләүчеләрне 10:00 нан 13:00 кә кадәр көтәчәкләр, дип хәбәр иттеләр «Яшүсмер» МБУдә.