В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Традиция буенча ул Ветераннар йортына, шулай ук Самосыр һәм Вознесение поселокларына киләчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы июнь). «Библиобус» мобиль китапханә комплексы Казанда июль аенда эшләвен дәвам итәчәк. Традиция буенча ул Ветераннар йортына, шулай ук Самосыр һәм Вознесение поселокларына киләчәк.
Самосыр бистәсендәге Мир ур., 50а адресына мобиль китапханә комплексы 2-нче, 16-нчы һәм 30-нчы июльдә 14.00 сәгатьтә киләчәк. Вознесение урамындагы Нардуган ур., 45 адресына комплекс 9-нчы һәм 23-нче июльдә 15.00 сәгатьтә тукталачак. Ә 13-нче һәм 27-нче июльдә 13.00 сәгатьтә аны Дубравная ур., 35 адресындагы Ветераннар йортында көтәләр.
Исегезгә төшерәбез, мобиль китапханә комплексы шәһәрнең ерактагы бистәләренә һәм Ветераннар йортына хезмәт күрсәтә. «Библиобус» урнашкан ГАЗ-2705 автомобиле 1,5 меңгә кадәр китапны сыйдыра, шул исәптән балалар өчен язылган китапларны да. Моннан тыш, комплекс стационар китапханәләр фондларын яңартуда һәм китап укучылар соравы буенча басмалар китерүдә ярдәм итә, дип хәбәр иттеләр «Казанның үзәкләштерелгән китапханәләр системасы» муниципаль бюджет мәдәният учреждениесендә.