Кайбер пунктлар эшләрен декабрьдә төгәлләячәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 15-нче декабрь). Казанда 17-нче декабрьдән вакцинация мобиль пунктларының эш режимы үзгәрәчәк, аларның бер өлеше бу айда ябылачак.
Шулай итеп, декабрьдә KazanMall, «Мегастрой» сәүдә үзәкләрендә, М.Гафури урамындагы аквапарк бинасында, «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә, Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында, шулай ук «Саклык банкы» офисындагы пунктларның берсендә урнашкан пунктлар эшләрен төгәлли.
«Мега» сәүдә-күңел ачу үзәге (Җиңү проспекты, 141) – 17-нче декабрь 20:00 сәгатьтә тәүлек буе эшләүдән туктый. Яңа график: көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр.
KazanMall сәүдә-күңел ачу үзәге (Павлюхин урамы, 91, аерым керү юлы Павлюхин урамы аша) көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Пункт эшне 30-нчы декабрь көнне 20:00 сәгатьтә тәмамлаячак.
«Мегастрой» гипермаркеты (Җиңү проспекты, 101) – көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Пункт эшне 17-нче декабрь көнне 20:00 сәгатьтә тәмамлый.
«Мегастрой» гипермаркеты (2 нче Азино урамы, 7б) – көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Пункт эшне 17-нче декабрь көнне 20:00 сәгатьтә тәмамлый.
«Парк Хаус» сәүдә-күңел ачу үзәге (Ямашев проспекты, 46/33) - көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Монда кабат вакцинация үтәргә яки кичерелгән авырудан соң ярты ел узгач вакцинацияләнергә тиешле кешеләр генә керә ала.
«Южный» сәүдә-күңел ачу үзәге (Җиңү проспекты, 91) – көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр.
Ябылган аквапарк бинасы (Гафури урамы, 46) – көн саен 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр. Пункт эшне 17-нче декабрьдә 17:00 сәгатьтә тәмамлый.
«Саклык банкы» офисларында вакцинация пунктлары
Пушкин урамы, 4 – дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр.
А.Камалиев проспекты, 26/12 – дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр.
Пункт эшне 17-нче декабрьдә 17:00 сәгатьтә тәмамлый.
Мәдәни үзәкләр
«Сәйдәш» мәдәният үзәге (Ершов урамы, 57а) – дүшәмбедән җомга көнгә кадәр 9:00 сәгатьтән 17:00 сәгатькә кадәр. Пункт эшне 30-нчы декабрьдә 17:00 сәгатьтә тәмамлаячак.
«Мәскәү» мәдәният үзәге (Академик Королев урамы, 47) - дүшәмбедән шимбәгә кадәр 9:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр.
В.И.Ленин исемендәге мәдәният йорты (Копылов урамы, 2а) - дүшәмбедән шимбәгә кадәр 8:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр. Пункт эшне 17-нче декабрьдә 19:00 сәгатьтә тәмамлый.