Казанда 3 ноябрьдә 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен бушлай сәламәтлекне тулы тикшерү башлана. Мобиль пунктлар 6:00 дан 22:00 гә кадәр 20 һәм 21 нче поликлиникаларга һәм 7 нче хастаханәгә беркетелгән халыкны кабул итәчәк. Үзегез белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисын һәм шәхси хисапның иминият номерын алырга кирәк.
20 нче поликлиниканың мобиль пункты 3 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Ю.Фучик урамындагы 90 нчы йорт адресы буенча урнашкан сәүдә үзәгенең машина кую урынында кизү торачак. «Весна» торак комплексында шәһәр халкын 16—17, 23—24, 30 ноябрьдә һәм 1 декабрьдә кабул итәчәкләр. Тулы тикшеренү узу өчен алдан телефон аша язылырга кирәк: +7(950)329-13-40; +7(843)528-03-20.
21 нче поликлиникага беркетелгән кешеләр 3 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Кол Гали урамындагы 1 нче йорт янындагы парковкада сәламәтлекләрен тикшерә алачак. 16, 17, 23 һәм 24 ноябрьдә мобиль пункт Ю.Фучик урамындагы 14 нче йорт ишегалдында эшләячәк. 30 ноябрь һәм 1 декабрь көннәрендә шәһәр халкын Габишев урамындагы 32 нче бина адресы буенча урнашкан кибет парковкасында кабул итәчәкләр. Язылу өчен +7(952)041-37-77 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.
7 нче шәһәр клиник хастаханәсе хезмәткәрләре 3 ноябрьдән 10 ноябрьгә кадәр Адоратский урамындагы 36а номерлы йорт адресы буенча урнашкан 113 нче мәктәп янында кизү торачак. Халыкны исемлек буенча чакырачаклар.
Шәһәр халкын диспансерлаштыру кысаларында терапевт консультация бирәчәк. Шулай ук казанлыларга канга гомуми анализ ясаячаклар, глюкоза, холестерин һәм простат — махсус антиген дәрәҗәсен тикшерәчәкләр (яман шеш һәм башка гариплекләрне беренчел диагностикалау өчен). Табиблар электрокардиограмма (ЭКГ), флюорография ясыйлар һәм тизәкне яшерен канга тикшерәләр. Хатын-кызлар өчен өстәмә рәвештә гинеколог, маммологны карау, шулай ук онкоцитологиягә буялыш алу оештырыла.
Диспансерлаштыру «Сәламәтлек саклау» милли проекты буенча үткәрелә.
Исегезгә төшерәбез, тикшерү узарга теләүчеләр беркетү урыны буенча поликлиникаларга мөрәҗәгать итә алалар.