Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.12.2022, 13:14

Мобилизацияләнгән татарстанлылар Казан Мэрыннан ике УАЗ «Хантер» автомобиле алды

Күптән түгел Илсур Метшин хәрби хезмәткәрләргә машиналар, квадрокоптерлар, генераторлар, рацияләр һәм планшетлар тапшырган иде.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче декабрь, Юлия Летникова). Казан Мэры Илсур Метшин мобилизацияләнгән татарстанлыларга УАЗ «Хантер» автомобилен тапшырды. Шәһәр башлыгы мобилизацияләнүчеләргә әйберләр җыю пунктына барган вакытта хәрби хезмәткәрләр үзләре машина сорадылар. Бүген автомобильләр танк полигонына китерелә, аннары аларны хәрби зонага күчерәләр. Хәрби хезмәткәрләргә машина ачкычларын Башкарма комитет Аппараты җитәкчесе Булат Алиев тапшырды. Ул билгеләп үткәнчә, якын арада мобилизацияләнгән кешеләргә тагын ике транспорт берәмлеге тапшыру планлаштырыла.

«Күптән түгел Казан Мэры Илсур Метшинның танк полигонына визиты вакытында мобилизацияләнгән кешеләр хәрби бурычларны үтәү һәм хәрәкәт итү өчен машиналарга мохтаҗ булулары турында җиткерделәр. Моның өчен махсус машиналар сайладык – алар лифтлы, аларның рамнары көчәйтелгән, яхшы резиналары һәм лебедкалары бар», – диде Булат Алиев. Ул моңа кадәр шәһәр башлыгы шулай ук мобилизацияләнгән кешеләргә ике – УАЗ һәм «Нива» автомобильләрен тапшырганын искә төшерде. «Алар хәрби хәрәкәтләр зонасына җибәрелде, мобилизацияләнүчеләр аларда хәрби бурычларын үтиләр», – дип билгеләде шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе.

Моннан тыш, 3 нче декабрьдә Илсур Метшин мобилизацияләнүчеләр өчен 45 рация һәм шул кадәр үк өстәмә аккумуляторлар, 12 планшет, 10 генератор һәм 6 квадрокоптер алып килде.

Танк полигонындагы машиналарны бүген икенче мотоукчылар батальоны командиры урынбасары Николай Островский һәм аның хезмәттәшләре алды. Булат Алиев аларга исән-сау өйләренә кайтуларын теләде. «Без элемтәдә, барлык ихтыяҗларыгыз белән, шул исәптән алгы сафта булганда, безгә мөрәҗәгать итегез. Узган очрашуда Илсур Метшинга җиткергән барлык мөрәҗәгатьләрне дә хәл иттек», – диде шәһәр Башкарма комитеты Аппараты җитәкчесе. Мобилизацияләнүчеләр үз чиратында аңа машиналар өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, мобилизацияләнүчеләргә, «Алга» һәм «Тимер» батальоннарының ирекле хезмәткәрләренә теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен гуманитар ярдәм җыю пунктларының берсенә әзер исемлектән әйберләр китерү дә җитә. Алар көн саен 10:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр эшлиләр. Шулай ук казанлылар мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә адреслы ярдәм күрсәтү өчен акча күчерә ала. Моның өчен камераны QR-кодка куярга яки реквизитлар тутырырга кирәк. Түләү максаты – гуманитар ярдәм өчен хәйрия иганәсе.

Фоторепортаж
Мобилизацияләнгән татарстанлыларга Казан Мэрыннан ике УАЗ автомобиле тапшырылды
Барлык яңалыклар