Элек күп фнукцияле үзәкләрдә бары тик машина йөртү таныклыгына гына фото ясап була иде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче март). Казанның күп функцияле үзәкләрендә хәзер паспортка һәм башка документларга фотога төшәргә мөмкин. Элек күп фнукцияле үзәкләрдә бары тик машина йөртү таныклыгына гына фото ясап була иде.
Клиентларны үзәкләрнең хезмәткәрләре үзләре фотога төшерәчәк. Хезмәтләр күрсәтү өчен кирәкле җиһазлар сатып алынган инде, хезмәткәрләр укулар узган. Өстәмә хезмәт - түләүле.
Татарстанның барлык күп функцияле үзәкләрендә яңа хезмәтләр күрсәтеләчәк, хәзер район филиалларында яңа программалар куела.
Ел саен Татарстанның күп функцияле үзәкләренә паспорт рәсмиләштерү өчен якынча 100 меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә, дип хәбәр ителә «Минем документлар» дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең рәсми интернет-порталында.
Сүз уңаеннан, күп функцияле үзәкләр Covid-19 инфекциясе таралу куркынычы аркасында эшне туктатып торырга планлаштырмый: барлык «Минем документлар» офислары гадәти режимда эшләячәк.
Офисларда коронавирус йоктыру куркынычын булдырмау чаралары күрелә: көн саен чистарту эшләре башкарыла.
Офиска килгән гариза бирүчеләргә үз куркынычсызлыгы чаралары турында онытмаска тәкъдим ителә: медицина битлекләрен кияргә, башка кешеләр белән дистанцияне сакларга, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.