Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы ярдәмендә Сидоровлар Салават Күперендәге өч бүлмәле фатирга урнаштылар.
Фото: Торак сәясәте идарәсе
Людмила белән Владимир Сидоровларны һәм аларның дүрт баласын Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе башлыгы Ренат Шәмсетдинов һәм ТР Яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков котлады.
«Без кечкенә балалар белән берничә ел 20 «квадратлы» торакта яшәдек. Программа ярдәмендә дүрт тапкыр зуррак булган иркен фатирга күчтек. Хәзер безнең кызларның аерым бүлмәсе бар, шулай ук синтезатор һәм уенчыкларыбыз өчен дә урын табылды», – дип уртаклашты Людмила Сидорова.
Быел «Казанның яшь гаиләләрен торак белән тәэмин итү» программасында катнашучыларга федераль һәм республика бюджетыннан 22,9 млн сум акча бүлеп бирелгән. Программада катнашуның төп шартларының берсе – торак шартларын яхшыртуга мохтаҗлык: гаиләнең һәр әгъзасына гомуми торакның 12 кв. метрдан кимрәк мәйданы туры килергә тиеш.
Программада ир белән хатынның һәрберсенең яше яки тулы булмаган гаиләдә бер ата-ананың яше 35 яшьтән артмаган гаиләләр катнаша ала. Казан территориясендә даими яшәү урыны буенча теркәлү булырга тиеш. Күп балалы гаиләләр өчен аерым шартлар каралган – алар түләүне беренче чиратта ала, дип хәбәр итә шәһәр Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе.