Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
28.11.2023, 09:00

Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры Казанда «Винни-Пуховские чтения» һәм «Телефон доверия» спектакльләрен күрсәтәчәк

Тамашаларны К.Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә куячаклар

Фото: Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры

(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче ноябрь). Декабрьдә ТР башкаласына гастрольләр белән Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры килә. Казанлыларга ике спектакль күрсәтеләчәк: «Винни-Пуховские чтения» һәм «Телефон доверия». Гастрольләр 125 нче театр сезонына багышланган.

«Кадерле казанлылар, сезгә Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры килә! 4 нче һәм 5 нче декабрьдә Тинчурин исемендәге театр сәхнәсендә без сезгә кечкенә формадагы иң яхшы спектакльләрне тәкъдим итәчәкбез», – дип мөрәҗәгать итте шәһәр халкына учреждениенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең халык артисты Константин Хабенский.

«Винни-Пуховские чтения» – Алан Милнның «Винни-Пух и все-все-все» дигән атаклы әсәренә яңа караш. Спектакльнең авторы – Евгений Гришковец. Аның фикеренчә, күпләр китапны укымаган, аның белән шул ук исемдәге мультфильм аша гына таныш. Балалар һәм өлкәннәрнең аңа карашы төрлечә.

«Балаларга бу өлкәннәрнең нәрсәдән шулкадәр көлүләре аңлашылмый, чөнки анда көләрлек бернинди кызык әйбер юк. Винни-Пух һәм аның дуслары (аларның барысын да дуслар дип атап булмый) бик кызыксыз эшләр белән шөгыльләнәләр, ниндидер вак-төяк нәрсәләр турында күп сөйләшәләр, һәм барлык вакыйгалар бер урында бара. Бер урманда, ул, ачыкланганча, бөтенләй урман түгел», - дип саный Евгений Гришковец.

Спектакль авторы һәркемгә билгеле, әмма бөтенләй таныш булмаган китапның гаҗәеп мәгънәләренә тирәнрәк кереп, әти-әнисе, әби-бабайсы нәрсәдән көлгәннәрен ачыкларга тәкъдим итә.

Спектакльне Россия Федерациясенең атказанган артисты Игорь Золотовицкий алып барачак. Сәхнәгә Вера Харыбина, Валерий Трошин, Александр Усов, Артем Волобуев, Олег тополянский һәм Алексей Красненков чыгачак.

Спектакль 4 нче декабрьдә 18:30 сәгатьтә куелачак.

Тагын бер спектакль – «Телефон доверия» – тамашачыларны провинциаль шәһәрчек тормышына алып керәчәк. Шул ук исемдәге хезмәткә психологик ярдәмгә мохтаҗ кешеләр мөрәҗәгать итә, ә җавап итеп бер үк сүзләрне ишетәләр: «Бумы инде проблема?!». Ләкин бер көнне хезмәт хезмәткәре ялгыз кешегә чынлап торып ярдәм итү турында уйлый.

«Ялгызлык белән һәркем очраша ала», – ди режиссер Юрий Кравец. - Ялгызлык безнең эчтә утыра, һәм үз тырышлыгыбыз белән үз тормышыбызны үзгәртергә теләмәсәк, аннан качып котыла алмаячакбыз».

Тамашачылар алдында Юлия Чебакова, Янина Колесниченко, Юлия Ковалева, Данил Стеклов, Олег Гаас, Сергей Беляев, Станислав Дужников һәм Ольга Воронина чыгыш ясаячак.

Спектакль 5 нче декабрьдә 18:30 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, август аенда Казан Ратушасында Мэр Илсур Метшин белән Константин Хабенский очрашты. Алар уртак проектлар, шул исәптән театрның Татарстан башкаласына гастрольләре турында фикер алыштылар.

Узган ел Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры сәхнәсендә Казан тамашачысына «Сирано де Бержерак» спектакле күрсәтелде, ә Муса Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә – «Враки, или Завещание барона Мюнхгаузена» спектакле.

Октябрьдә Чехов исемендәге Мәскәү сәнгать театры иң борынгы театрларның берсе буларак, 125 еллык юбилеен билгеләп үтә. Аны Константин Станиславский һәм Владимир Немирович-Данченко төзегәннәр. Төрле елларда театрда Олег Ефремов, Иннокентий Смоктуновский, Евгений Евстигнеев, Олег Табаков, Александр Калягин, Татьяна Доронина, Юрий Богатырев, Сергей Юрский һәм башкалар эшләде. 2021 елдан Мәскәү сәнгать театры белән Константин Хабенский җитәкчелек итә.

Барлык яңалыклар