Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.06.2018, 11:02

Митрополит Феофан Казан Изге Ана иконасы соборы тәреләрен изгеләндерде

Чиркәүнең төп гөмбәзенә биеклеге 5 метрга якын булган үзәк тәре урнаштырылды.

(Казан шәһәре KZN.RU, 19-нчы июнь).  Казан һәм Татарстан Митрополиты Феофан торгызыла торган  Казан Изге Ана иконасы соборының гөмбәзләренә куелачак тәреләрне изгеләндерде.
Гыйбадәт башланганчы, Татарстан митрополиясе җыелучыларга мөрәҗәгать итте. Ул искәртеп үткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов соборны торгызу турындагы карарга кул куйганга ике ел үтте. "Каршыбызда көлдән торгызылган күркәм собор тора, - диде митрополит Феофан. - Мондый масштаблы корылманы торгызу — күп кенә кешеләрнең уртак хезмәте күрсәткече". Ул Татарстан Президентына һәм "Возрождение" фондын җитәкләүче Минтимер Шәймиевка православ дине йортын торгызу өчен рәхмәтен белдерде.

Митрополит Феофан дога кылганнан соң, соборның биш тәресенә изге су сипте. Шуннан соң, 5 метрга якын биеклектәге үзәк тәре храмның төп гөмбәзенә урнаштырылды. Тагын 4 тәре якын арада урнаштырылачак. Тәреләрне Мәскәү осталары ясаган, дип хәбәр итә Казан епархиясе матбугат хезмәте.

Кичәге тантаналы чарада ТР Тарих һәм мәдәният һәйкәлләрен торгызу фондының башкаручы директоры Татьяна Ларионова, ТР мәдәният министры урынбасары Светлана Персова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - ТР Президенты Аппаратының эчке сәясәт мәсьәләләре департаменты җитәкчесе Александр Терентьев, "Зөя утрау-шәһәре" музей-тыюлыгы директоры Артем Силкин, республика министрлыклары һәм ведомстволары, Казан епархиясе вәкилләре һ.б. катнашты.
Барлык яңалыклар