Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
14.05.2019, 17:28

WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда рекордлы сандагы конкурсантлар һәм экспертлар җыячак

Дөнья чемпионатында 67 илдән 1377 конкурсант чыгыш ясаячак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче май, Алсу Сафина). Казанда WorldSkills стандартлары буенча һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты ачылуга 100 көн калып бара. Исегезгә төшерәбез, ярышлар 22-27 августта була. Чемпионатта WorldSkills хәрәкәте тарихындагы иң күп конкурсантлар һәм экспертлар катнашачак. Бу хакта бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә узган брифингта WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе Эмиль Гобәйдуллин сөйләде.

Ул хәбәр иткәнчә, дөнья чемпионатында 67 илдән 1377 конкурсант чыгыш ясаячак, алар 56 компетенция буенча ярышларда катнашачак, һәм 1304 эксперт катнашучыларның осталыгын бәяләячәк. Беренче кунакларны Казанда 16-нчы августта көтәләр. Чемпионатны оештырырга һәм уздырырга 3,5 мең волонтер ярдәм итәчәк, алар инде ярышларга әзерләнә башлаган.

«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә төп һәм вакытлы инфраструктура кулланылачак. Катнашучылар WorldSkills авылында (Универсиада авылы) яшәячәк, аны дөнья чемпионатына яңарту көтелә. Моннан тыш, Казанда һәм күрше районнардагы 80-нән артык яшәү урыны файдаланылачак.

Дөнья чемпионатын ачу тантанасы 22-нче августта булачак, ярышлар 27-нче августта тәмамлана. Ике тантана да «Казан Арена» стадионында узачак. WorldSkills Kazan 2019 проекты җитәкчесе хәбәр иткәнчә, оештыручылар 24 бию коллективыннан гаризалар алган, шул исәптән 5 халык һәм 19 эстрада коллективы бар икән. Артистлар кастингы 15-нче майга кадәр дәвам итәчәк.

Ябылу тантанасының төп максаты - конкурсантларны бүләкләү (130-га якын бүләк тапшырылачак). Чара кысаларында шулай ук чемпионат флагын икенче шәһәргә – оештыручы-калага Шанхайга тапшыру да көтелә.

Ачылу һәм ябылу тантаналарына билетлар сатуга ай ахырында, якынча 30-нчы майда чыгачак. Аларның бәясе 300 сумнан 1500 сумга кадәр булачак, билетларны worldskills2019.com рәсми сайтында сатып алырга мөмкин.

Ярышларны, шулай ук май аенда узачак милли чемпионатны да, Казан халкы һәм кунаклары бушлай карый алачак. Чакыру билетларын сайтта (worldskills2019.com/ru/) рәсмиләштерергә була.

«Казан Экспо»га тимер юл вокзалыннан электричкаларда барып җитәргә мөмкин булачак. Шулай ук вакытлыча машина кую урыннарыннан китәчәк шаттллар да оештырылыр дип көтелә.

Барлык яңалыклар