Узган тәүлек эчендә COVID-19-га каршы прививканы 30 мең 107 кеше ясаткан.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче октябрь, Алинә Бережная). Татарстанда узган тәүлек эчендә коронавирус инфекциясенә каршы 30 мең 107 кеше прививка ясаткан. ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы фаразлары буенча, вакцинациянең мондый темплары белән COVID-19-га каршы күмәк иммунитет декабрьнең икенче декадасында эшләнергә мөмкин. ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының пресс-конференциясендә Татарстан халкын актив вакцинацияләнергә чакырды.
«Вакцинация вакытында авыру билгеләрен – борын томалану һәм температураны яшерергә ярмый. Әгәр бу симптомнар бар икән, вакцинация җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин», – дип кисәтте татарстанлыларны Альмир Абашев.
Шулай ук ул хәбәр иткәнчә, вакцинацияләүнең барлык пунктлары да 30-нчы октябрьдән 7-нче ноябрьгә кадәр эшләячәк.
Республикада санитар-эпидемиология вәзгыяте турында сөйләгәндә, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина 22-нче октябрьгә Татарстанда коронавирус белән авыруның 135 очрагы теркәлүен ассызыклады. Яңа очракларның тәүлек эчендәге үсеш темпы октябрь башында 0,2%-тан 0,5%-ка кадәр арткан.
Республиканың баш санитар табибы сүзләренә караганда, авырулар санының артуы фаразланган булган, чөнки август аенда вакцинация темплары кимүгә киткән. «Җәй азагына, ял беткәч, кешеләр тынычланды, вәзгыять август аенда тотрыклы булды. Без алда көз, авырулар саны артачак, дип кисәттек, әмма халык, кызганычка каршы, ишетми», – дип ассызыклады Марина Патяшина.
Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, бүген республикада, илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, наркотикларга каршы иң катгый чаралар кулланылган. «ТР Министрлар Кабинеты карары, барлык тәкъдимнәр, шулай ук вакцинация ътщлгщн очракта без эпидемиологик хәлнең начараюына сәбәпләр күрмибез, бездә болай да республикада иң катгый чаралар күрелде», – дип билгеләп үтте Марина Патяшина.