Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
18.03.2022, 15:30

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы: республикада халыкның гомуми саныннан 81,5% тан артыгы вакцинацияләнгән

Узган атнада COVID-19 белән авыру очракларының саны 2,2 тапкырга кимегән.

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче март, Дмитрий Никитин). Татарстанда соңгы атна дәвамында COVID-19 белән авыручылар саны кимүе күзәтелә. Узган атна белән чагыштырганда коронавирус йоктыру очраклары саны 2,2 тапкырга кимегән. Бу хакта бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков, үз чиратында, республика хастаханәләрендә хәл тотрыклы булуын җиткерде.

Республикада бүгенге көндә халыкның гомуми саныннан 81,5% тан артыгы вакцинацияләнгән, шуңа күрә кайбер ковидка каршы чикләүләрне бетерү мөмкинлеге барлыкка килде, әйтик, халыкны мәҗбүри вакцинацияләүне. «Күмәк иммунитетны саклау өчен, икенче вакцинацияне билгеләнгән вакытта ясарга кирәк», – дип ассызыклады Л.Авдонина.

Мәсәлән, беренче компонент белән – 2 млн 482 мең 983 кеше, икенче компонент белән 1 млн 926 мең 21 кеше вакциянацияләнгән. 17 нче мартка 270 мең 86 кеше вакцинацияне икенче кат узган, бу план күрсәткеченнән 32% дигән сүз. Шулай ук 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә вакцинация ясау дәвам итә – аларның 75,55% ы вакциналаштырылган.

Мәктәпләрдә иртәнге фильтр үткәрелүе дәвам итә – соңгы тәүлек эчендә дәресләргә 255 бала кертелмәгән. Сентябрь башыннан бирле барлыгы 51 мең 343 бала авырып алган. Республикада респиратор вирус авырулары таралу сәбәпле мәктәпләр ябылмады һәм класслар каратинга китмәде, дип хәбәр итте Л.Авдонина.

Күзәтүләр башланганнан бирле Татарстанда барлыгы COVID-19 авыруының 133 мең 257 очрагы ачыкланган. Соңгы тәүлектә 458 яңа авыру очрагы теркәлгән, шуларның 152 се – Казанда. Узган тәүлек эчендә республикада 1172 кеше сәламәтләнгән.

Федераль оператив штаб мәгълүматларына караганда, Россиядә тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 34 мең 442 яңа очрагы теркәлгән. Илдә пандемия башланганнан бирле 17 млн 518 мең 699 очрак ачыкланган, 16 млн 39 мең 709 кеше сәламәтләнгән.

Шулай ук республикада респиратор вируслы авырулар белән зарарлану очракларының кимүе дә теркәлгән. Әйтик, бүгенге көндә авырулар санының дәрәҗәсе эпидемиологик бусагадан 60% ка түбән.

Л.Авдонина билгеләп үткәнчә, ковидка каршы калган чикләүләр федераль дәрәҗәдә карар кабул ителгәннән соң бетереләчәк. «Әгәр коронавирус белән зарарлану очраклары кимесә, якын арада чикләүләр йомшартылырга мөмкин», - дип ассызыклады ул.

Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы сырхауханәләрдә генә түгел, вакцинацияләүнең мобиль пунктларында да ясатырга була. Алар мәдәният учреждениеләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә урнашкан. Аларның эш тәртибе һәм адреслары KZN.RU порталында урнаштырылды.

Барлык яңалыклар