Коронавирус белән авыручыларга тәүлек буе ярдәм күрсәтелә – республикада әлегә «Омикрон» штаммы ачыкланмаган.
Фото: Денис Гордийко
«Ел ахырында без яңа коронавирус йогышы белән зарарлану темпларының 40%-ка кимүен билгеләп үттек, Яңа ел бәйрәмнәрендә кимү дәвам итте, әмма аның дәрәҗәсе 10% кына тәшкил итте», – диде бүген «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина. – Хәзер без яңа коронавирус йогышы буенча да, башка респиратор вируслы авырулар буенча да гражданнарның медицина учреждениеләренә мөрәҗәгатьләре санының кимүен билгеләп үтәбез. Әмма бу кешеләрнең ялда булуы белән бәйле булырга мөмкин һәм, бәлки, күпләр нинди дә булса симптомнар булганда да медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итми.
Любовь Авдонина авыруларны аздырмаска һәм кискен респиратор вирус инфекцияләренең барлык симптомнарына сизгер булырга кирәк, чөнки COVID-19 һәм гриппны вакытында дәваламасаң, җитди өзлегүләргә дучар булырга мөмкин, дип билгеләп үтте. Республикада грипп йоктыруның 580 очрагы ачыкланган, шуларның 139-ы – узган атнада гына.
Коронавируска килгәндә, күзәтүләр башланганнан бирле Татарстанда 43 мең 261 COVID-19 авыру очрагы ачыкланган. Соңгы тәүлек эчендә авыруның 91 яңа очрагы теркәлгән, шул исәптән Казанда 59 очрак, ТР хастаханәләреннән 58 кеше чыгарылган. Федераль оператив штаб мәгълүматы буенча, Россиядә тәүлеккә 15 мең 316 яңа авыру очрагы ачыкланган. Авыручыларның гомуми саны 10 млн 601 мең 300 кеше тәшкил иткән.
Татарстанда яңа ел каникуллары чорында да коронавируска каршы вакцинация дәвам итә. Кампания башыннан бирле COVID-19 дан 2 млн 293 мең 281 кеше прививка ясаткан, шулардан 3132 кеше бәйрәмнәрдә вакцинацияләнгән. Вакцинаның икенче компонентын 1 млн 862 мең 453 кеше кадаткан, кабат 138 мең 274 кеше вакцинацияләнгән, бу кирәкле дәрәҗәнең нибары 30%-ын тәшкил итә.
«Узган яңа ел көннәрендә коронавирус йогышы белән авыручыларга медицина ярдәме тәүлек буе күрсәтелде, – дип билгеләде ТР сәламәтлек саклау министрлыгының баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов. – Яңа ел бәйрәмнәрендә барлык медицина учреждениеләре тулы күләмдә эшли. Медицина ярдәме күрсәтү өчен дару препаратлары запасы бездә җитәрлек күләмдә бар».
Бүген республикада вакцинациянең барлык пунктлары үз эшләрен яңарталар. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Россия территориясендә теркәлгән барлык вакциналар җитәрлек күләмдә бар, дип ышандырдылар Сәламәтлек саклау министрлыгында.
«Республиканың барлык халкын вакцинацияләнергә, яки ревакцинацияләнергә чакырам, – диде эпидемиолог. – Исегезгә төшерәм, сертификатның гамәлдән чыгуын көтеп тормыйча, прививка ясатып, 6 айдан соң кабат ревакцинация үтәргә кирәк. Хәзер ярты ел – ул регламентланган срок».
Коронавирус инфекциясенең «Омикрон» дип аталган яңа штаммына килгәндә, республикада әлегә авыруның бер генә очрагы да ачыкланмаган. «Дельта» штаммыннан аермалы буларак, «Омикрон» штаммы ике тапкыр тизрәк тапшырыла, – дип хәбәр итте Любовь Авдонина. – Фәнни мәгълүматлар бар инде, ул аеруча тыгыз элемтәдә булганнар арасында тарала, ә бу – гаилә һәм өй элемтәләре. Шулай ук прививка ясатучылар яңа штамм белән җиңел формада авырачаклар дигән фәнни дәлил дә бар».
Исегезгә төшерәбез, коронавирустан прививканы поликлиникаларда гына түгел, ә вакцинациянең мобиль пунктларында да ясарга мөмкин. Алар мәдәният учреждениеләрендә, сәүдә үзәкләрендә, кредит оешмаларында һәм башка урыннарда урнашкан. Адресы һәм аларның эш режимы KZN.RU порталында бастырылган.
«Татарстан Республикасыннан гариза билгеләнгән тәртиптә җибәрелде, – дип ышандырды Дмитрий Лопушов. – Балалар поликлиникалары һәм складлары вакцинаны кабул итәргә әзер, ул шунда ук кулланылачак».
Балигъ булмаганнар өчен вакцина эпидемиологик күрсәткечләр буенча прививкаларның илкүләм календаренда каралган, ә аның кайтуы турында мәгълүмат аерым хәбәр ителәчәк.
Шулай ук Яңа ел бәйрәмнәреннән соң мәктәпләрдә дәресләр вакытында башланачак, дип билгеләп үтелде. «Каникуллардан соң авырулар саны артырга мөмкин, әмма барлык учреждениеләр штат режимында эшли башлаячак. Мәктәп укучылары өчен яңа ел каникулларын озайту планлаштырылмый», – дип ачыклык кертте Любовь Авдонина.