Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
27.07.2021, 11:20

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы: 7 номерлы шәһәр хастаханәсе каршындагы тернәкләндерү үзәге 2021 ел ахырында тапшырылачак

Учреждениенең куәте 147 урынга исәпләнгән.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль, Екатерина Виславская). Казанда 7-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе базасында тернәкләндерү үзәге 2021 елның декабрендә файдалануга тапшырылачак, дип хәбәр итте бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов.

Хәзер Чуйков урамындагы объектта төзелеш эшләре алып барыла. Үзәкнең куәте 147 урынга исәпләнгән, мәйданы 12,2 мең кв. метрны тәшкил итәчәк. Проект-смета документациясе нигезендә финанслау күләме 1 млрд 310 млн сум тәшкил итә.

Министр урынбасары искә төшергәнчә, эре объектлар арасында 2021 елда Казанда Зур Урам урамында Республика суд-медицина экспертизасы бюросы бинасы һәм Республика балалар онкологиясе, гематология һәм хирургия үзәге инде кулланылышка тапшырылды. Соңгысы балалар сәламәтлек саклау үсеше милли проекты кысаларында төзелгән. «Соңгы җиде елда балалар арасында онкология белән авыручылар саны, ачыкланганча, арта бара, шуңа күрә заманча үзәк төзелде. Ул Татарстан Республикасына гына түгел, бөтен Идел буе федераль округына да эшләячәк. Эшкә 2 млрд 204 млн сум җибәрелгән, яртысыннан артыгы – федераль бюджеттан», – дип хәбәр итте Илдар Фатыйхов.

Ул искә төшергәнчә, 2020 елда Татарстанда сәламәтлек саклау учреждениеләрен медицина җиһазлары, мебель һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин итү, төзү, реконструкцияләү һәм капиталь ремонт эшләре барлыгы 12 млрд сумга башкарылган, ә 2019 елда 3,5 млрд. сумлык. Акчалар республика бюджетыннан да, федераль бюджеттан да бүленгән. 439 объектта матди-техник базаны ныгыту эшләре башкарылган: 245 объект яңадан җиһазланган, 61 объект төзелгән һәм 133 объектта ремонт эшләре үткәрелгән. Шулай итеп, сәламәтлек саклау объектларының гомуми мәйданы 107 мең кв. метр булган.

Барлык яңалыклар