В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Республикада үлүчеләр саны мең кешегә 11,6 очракка кадәр кимеде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 29 нчы ноябрь, Юлия Летникова). Ел башыннан Татарстанда гомер озынлыгы 73,8 яшькә кадәр артты, бу инде 2022 елга куелган планнан да – 72,2 артып китә. Әлеге күрсәткеч буенча республика Идел буе федераль округында беренче урынны һәм Россия буенча 10 нчы урынны алып тора. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков хәбәр итте.
Аның сүзләренә караганда, республикада үлүчеләр саны мең кешегә 11,6 очракка кадәр кимегән (узган ел – 15,5 очрак). «Безнең максат – 2019 елгы үлем дәрәҗәсенә ирешү, ул вакытта мең кешегә 11 очрак булган», - дип белдерде министр.
Үлем сәбәпләре турында сөйләгәндә, иң төп итеп, М.Садыйков йөрәк-кан тамырлары авыруларын атады. Татарстанда үлү дәрәҗәсен киметү һәм авыруларны иртә ачыклау өчен 7 кан тамырлары үзәге җиһазланган, шул исәптән 12 нче һәм 18 нче номерлы шәһәр хастаханәләре һәм Сугыш ветераннары өчен госпиталь. Кан тамырлары үзәкләре өчен 381 берәмлек медицина җиһазы сатып алынган. Шулай ук операция яки кан тамырлары катастрофалары булган халыкны бушлай дарулар белән тәэмин итүне дәвам итәләр. «Без кан әйләнеше органнары авыруларыннан үлүчеләр санын 5% тан артыгракка киметә алдык», - диде министр.
Гомер озынлыгын арттыру һәм үлүчеләр санын киметү – «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» илкүләм проектларының төп бурычы. Аларның беренчесе буенча быел ТР 4,3 млрд сум алган. Барлыгы ике программа гамәлгә ашырыла, аларның берсе – беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү системасын үстерү. Аерым алганда, быел профилактик тикшерүләргә һәм санитар авиация тармагына 400 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Профтикшерүләр һәм диспансерлаштыруны якынча 2 млн кеше узды – планның 82% ы, дип хәбәр итте М.Садыйков. Табиблар 168 очыш ясадылар, 165 пациент эвакуацияләнде.
Медицина ярдәме күрсәтү проблемасын санитар авиация ярдәмендә генә хәл итеп булмый. Әйтик, авыл җирлегендә мобиль поликлиникаларга 25 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән, аларның 3 меңнән артыгында авыруларны беренче тапкыр ачыклаганнар. Татарстанда 10 ел эчендә барлыгы 606 фельдшер-акушерлык пункты, ә 2022 елда гомуми практика табибы үзәге, бер патологоанатомия бүлеге һәм 23 фельдшер-акушерлык пункты төзелде.
Беренчел звено учреждениеләрен модернизацияләү программасы буенча Татарстанда медицина учреждениеләрен төзиләр һәм капиталь ремонтлыйлар, җиһазлар һәм транспорт сатып алалар. Әйтик, 2022 елда республикада 34 медицина объекты төзү планлаштырылган. Кайбер проектлар берничә ел дәвам итәчәк, шуңа күрә объектлар төзелеше киләсе елда тәмамланачак. Шулай ук төбәктә 15 медицина оешмасы бинасына капиталь ремонт ясалды, авыл медицина учреждениеләре өчен 3 меңнән артык медицина җиһазы һәм хастаханәләр ихтыяҗлары өчен 22 машина сатып алынды.
Яман шеш авыруларына каршы көрәшкә аерым игътибар бирелә. Быел илкүләм проект буенча Республика клиник онкология диспансеры һәм башка медицина учреждениеләренең ПЭТ-үзәге өчен заманча җиһазлар сатып алынды.
Балалар сәламәтлек саклау өлкәсендә илкүләм проект буенча эш профилактик чаралар һәм инфраструктураны үстерү, яңа дәвалау ысулларын куллануны үз эченә ала. Министр сүзләренә караганда, узган атнада балалар онкогематологиясе үзәгендә Татарстан Республикасында беренче тапкыр баланың сөяк миен күчереп утыртканнар.
Быел республикада барлыгы 600 мең бала тикшерелгән. 38 меңнән артык хатын-кызга бала тудыру чорында һәм аннан соң медицина ярдәме күрсәтелгән. Симуляция үзәгендә перинатология, неонатология һәм педиатрия өлкәсендә 133 белгеч белем алган. М.Садыйков инфраструктура турында сөйләгәндә, Казанда Гаврилов урамында балалар хастаханәсе төзергә планлаштыруларын искәртте. «Ел ахырына кадәр аның буенча проект әзер булачак, шуннан соң финанслау чыганагын билгеләячәкләр», – дип сөйләде ул. Министр Салават Күперендә балалар һәм өлкәннәр бүлекчәсе булган поликлиника төзелеше 2023 елга күчерелүен, ә Дәрвишләр бистәсендә балалар поликлиникасы инде төзелеп ятуын билгеләп үтте. Моннан тыш, докладчы сүзләренчә, киләсе елның августында Казанда перинаталь үзәк төзеп бетереләчәк.
Илкүләм проект буенча Татарстанда цифрлаштыру программаларын да гамәлгә ашыралар. Әйтик, электрон документ әйләнешенә күчү нәтиҗәсендә халыкның медик-социаль экспертизага юлламаларының 95% ы электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Шулай ук Татарстанда радиологик дата-үзәк булдырылды, аңа табиб-рентгенологлар җитмәгән район хастаханәләре тоташтырылды. Моннан тыш, М.Садыйков күптән түгел Республика клиник хастаханәсенең HIMSSка туры килүгә сертификацияләү процедурасын узуын, аның Россиядә мондый статус алган икенче медицина учреждениесе булуын искәртте.
Ахырда Марат Садыйков мобилизация темасына кагылып, Татарстан Республикасыннан 15 медицина хезмәткәре чакырылуын хәбәр итте. Алар алдынгы позицияләрдә һәм госпитальләрдә хезмәт итәләр. Шулай ук Татарстан белгечләре Луганск халык республикасына профтикшерүләр үткәрү өчен барган. Шул ук вакытта җиһазлар һәм дарулар сатып алуда проблемалар күзәтелми. «Без башка җибәрү юлларын булдырдык һәм Кытайдан, Төркиядән җитештерүчеләр таптык», - дип йомгаклады министр.