Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
26.12.2023, 16:49

ТР сәламәтлек саклау министрлыгы: һәр бишенче яшүсмер диярлек эндокринолог күзәтүендә

Иң еш очрый торган авырулар – симерү һәм калкансыман биз патологиясе, иң куркынычы – 1 нче типтагы шикәр авыруы

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь, Диана Жиленкова). Бүгенге көндә Татарстанда 14 яшькә кадәрге балаларның 6% тан артыгы һәм 14-18 яшьлек яшүсмерләрнең 20% ы диярлек эндокринолог күзәтүендә исәпләнә. Иң еш очрый торган авырулар – симерү һәм калкансыман биз патологиясе. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар эндокринологы Мария Шәйдуллина хәбәр итте.

17 меңнән артык бала һәм яшүсмер симезлектән интегә

«Безнең республикада бүгенге көндә 18 яшькә кадәрге 850 меңнән артык кеше яши һәм бу категория арасында эндокрин система авырулары шактый югары дәрәҗәдә, илдәгегә караганда бераз югарырак, – дип ассызыклады белгеч. - Соңгы 10 ел дәвамында балалар һәм яшүсмерләр арасында эндокрин системасы авырулары акрын тарала, әмма шактый нык үсә».

Агымдагы ел башына Татарстанда балалар һәм яшүсмерләр арасында симерү белән авыручы 17 меңнән артык пациент ачыкланган. Белгечләр ассызыклаганча, артык авырлык тышкы кыяфәт проблемасы гына түгел, ә авыруның тормыш сыйфатын шактый начарлатучы һәм гомернең дәвамлылыгын кыскартучы халәт.

«Симерү углевод алмашуның бозылуына, шул исәптән шикәр авыруына (күбесенчә 2 нче типта), бавыр зарарлануына, канның май составының бозылуына һәм кан басымының күтәрелүенә китерә, бу йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын җитди рәвештә арттыра. Яшүсмерләр турында сөйләсәк, симерү өлгерү процессының бозылуы, репродуктив системаның торгынлыгы белән яный, шуңа күрә, алга таба репродуктив функция белән җитди проблемалар барлыкка киләчәк», – дип аңлатты Мария Шәйдуллина.

Калкансыман биздә төеннәр саны арта

Аннары калкансыман биз белән бәйле авырулар таралу тора. Бу табигый, дип билгеләп үтте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш балалар эндокринологы, чөнки татарстанлылар йод дефицитлы җирлектә яши. Калкансыман биз организмның һәр процессында диярлек катнаша һәм, иң мөһиме, барлык органнар һәм системаларның, шул исәптән нерв системасының формалашуында, өлгерүендә һәм дифференциациясендә.

«Соңгы елларда мине шәхсән борчыган нәрсә –калкансыман төеннәр санының артуы. Бу саннар җиде-сигез ел элек булган саннардан күпкә күбрәк. Калкансыман төеннәр белән эшләгәндә, иң мөһиме – онкология авыруына юл куймау. Шуңа күрә балалар һәм яшүсмерләр төеннәренә бик игътибарлы булырга һәм пациентларны белгечкә озакка сузмыйча күрсәтергә кирәк», - дип кисәтте белгеч.

10 ел эчендә 1 нче типтагы шикәр диабеты белән авыручылар саны ике тапкыр артты

Эндокрин системаның иң еш очрый торган авырулары – шикәр авыруы. Башлыча балалар һәм яшүсмерләргә 1 нче төр диагноз куела. Бу инсулинның абсолют дефициты белән бәйле җитди авыру. Аны компенсацияләү өчен препаратны көн саен һәм күп тапкыр кертү таләп ителә, ул бары тик инъекция рәвешендә генә бар, ягъни уколлар ясарга кирәк. Шулай ук кандагы шикәр дәрәҗәсен даими контрольдә тоту кирәк. Шул ук вакытта соңгы 10 елда мондый пациентлар саны ике тапкыр артып, 1,5 меңгә җиткән.

Авыру турында сигналны сусау, еш сию, ябыгу, хәлсезлек һәм арыганлык, начар төзәлә торган тире яралары, лайлалы тышчалар белән бәйле авырулар һәм башкалар бирә ала. Әгәр бала эчәсе килүдән, эч авыртуыннан, күңел болганудан һәм косудан зарлана икән; аның тавыш белән, тирән һәм сирәк сулыш алуы күзәтелә, шулай ук сулыш алганда һавада ацетон исе сизелә яки ул аңын югалта икән, бу бик авыр дәрәҗә икәнен күрсәтә ала. Әлеге очракта авыруга иң якын хастаханәдә ашыгыч медицина ярдәме кирәк.

Мария Шәйдуллина билгеләп үткәнчә, бала кечерәк булган саен, аның авыру билгеләрен күрү авыррак була. Әгәр ата-аналар соңрак ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәләр, реабилитация процессы катлаулана.

Үз чиратында, Татарстан буенча медик-социаль экспертиза Баш бюросының экспертлар составы җитәкчесе Илмира Саттарова соңгы сигез елда республикада инвалид балаларның гомуми саны 15% ка артуын әйтте. Шулардан эндокрин патологиясе булган балалар 1,5 тапкырга арткан, шикәр диабеты булганнары – 1,8 тапкырга.

Барлык яңалыклар