В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Халыкның билгеле бер төркемнәрен диспансерлаштыру һәм профилактик тикшерүләр вакытлыча үткәрелмәячәк.
Фото: Денис Гордийко
Документ нигезендә, республикада өлкән яшьтәгеләргә планлы медицина ярдәме күрсәтелмәячәк, шул исәптән халыкның билгеле бер төркемнәренә диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләре үткәрелмәячәк, коронавирус белән авырып алган кешеләрне диспансерлаштыру да оештырылмый. 65 яшьтән өлкәнрәк пациентларны республика авылларыннан хастаханәләргә алып килү (моңа вакцинация узу керми), балалар һәм яшүсмерләргә профилактик медицина тикшерүе уздыру туктатылды (ятим һәм ата-ана каравыннан мәхрүм калган балаларга медицина тикшерүе үткәрүгә рөхсәт рәсмиләштерү өчен медицина тикшерүләре искәрмә булып тора).
Ведомствода билгеләп үтүләренчә, тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч тудыручы авырулары булган пациентлар элеккечә үк ярдәм ала алалар. Шулай ук ул йөкле хатын-кызларга һәм билгеле бер вакытка медицина ярдәме күрсәтүне кичектереп тору хәл начарлануга, тормыш һәм сәламәтлеккә куркыныч тудырырга мөмкин булган авырулары булган пациентларга да ярдәм күрсәтеләчәк. Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм контракт буенча хәрби хезмәткә китүче гражданнарга медицина ярдәме күрсәтү дәвам итәчәк.
Тиешле чаралар билгесез срокка кадәр, санитар-эпидемиологик вәзгыять яхшырганчы гамәлдә булачаклар.