Республика халкына вакцинация һәм ревакцинация үткәрүне дәвам итәргә киңәш ителә.
Фото: Денис Гордийко
Татарстанда соңгы тәүлек эчендә 57 коронавирус очрагы ачыкланган, пандемия чорында барлыгы 152 мең 262 очрак теркәлгән, дип хәбәр итте Л.Авдонина. Тәүлек эчендә 100 пациент савыккан. Инфекция таралу коэффициенты 0,8% тәшкил иткән. «Соңгы атнада кимү темпы 23% ка тигез», – дип билгеләп үтте идарә җитәкчесе урынбасары.
Республикада коронавирус йогышына тест үткәрү дәвам итә, соңгы 7 көндә 100 мең кешегә 204 кеше колачланган. «Пандемия башланганнан бирле 6 млн 652 мең экспресс-тест һәм ПЦР-тест үткәрелгән», – дип сөйләде Л.Авдонина.
Татарстан аэропортларында санитар-карантин контроле дәвам итә. Бер атна эчендә 42 һава судносы тикшерелгән, тепловизор аша 4 мең 960 пассажир узган. Л.Авдонина республикага башка дәүләтләрдән кайтучыларга дәүләт хезмәтләре порталында электрон анкета тутыру кирәклеге турында искә төшерде.
Россия кулланучылар күзәтчелеге хезмәткәрләре Татарстанның 114 шәһәр читендәге һәм 19 палаткалы лагерьларын да актив тикшерә, анда быел җәй 21 мең бала ял итәчәк. «Узган атнада без 29 учреждениедә санитар нормаларның үтәлешен тикшердек, тупас тәртип бозулар ачыкланмады», – дип хәбәр итте идарә җитәкчесе урынбасары.
Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дә дәвам итә. Беренче компонентны – 2 млн 571 мең 291 кеше, икенчесен 2 млн 452 мең 401 кеше ясаткан. 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында беренче компонентны 649 мең 19 кеше ясаткан, икенчесен – 437 мең 56 кеше, дип сөйләде Владимир Жаворонков.
Белгечләрне ревакциациянең түбән темплары борчуга сала. 24 нче июньгә 324 мең 256 кеше вакцинацияне кабат үткән. «Коронавирусның яңа дулкыны август азагы – сентябрь башында фаразлана, әлеге чорны нинди уңыш белән узуыбыз бүген ни дәрәҗәдә вакцинация барышында актив булуыбызга бәйле булачак», – дип нәтиҗә ясады В.Жаворонков.