Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
13.10.2021, 10:10

ТР Цифрлар министрлыгы: РФ Дәүләт хезмәтләрендә хисап язмасын онлайн расларга мөмкин

Вакцинация турындагы QR-кодларны алу өчен кирәкле функция, мобиль кушымталарда һәм популяр банкларның сайтларында бар.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче октябрь). Казанлылар РФ Дәүләт хезмәтләре порталында үз хисап язмасын турыдан-туры өйдән, КФҮ офисларына, «Россия Почтасы» бүлекчәсенә яки хезмәт күрсәтү үзәгенә бармый гына раслый алалар. Мондый мөмкинлек популяр Россия банклары клиентларының мобиль кушымталарында һәм шәхси кабинетларында бар.

Исегезгә төшерәбез, атна башыннан Татарстанда COVID-19 белән бәйле рәвештә яңа чикләүләр гамәлдә. Күп кенә җәмәгать урыннарында булганда, РФ Дәүләт хезмәтләре порталында коронавирустан вакцинация курсын узганнан соң яки соңгы 6 ай эчендә авырганнан соң барлыкка килә торган QR-кодны күрсәтергә кирәк. Аны алу өчен расланган хисап язмасына ия булырга кирәк.

Аны берничә ысул белән, шул исәптән «Сбербанк», «Ак Барс Банк», «Тинькофф Банк», ВТБ, «Почта Банк», «ПСБ Банк», «МТС Банк», «СКБ Банк» һәм «Авангард» кебек кредит оешмаларының мобиль кушымталарында һәм шәхси кабинетларында расларга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Мисал өчен, моны «Сбербанк» кушымтасында эшләү өчен эзләү юлында «Дәүләт хезмәтләрендә теркәлү» дигән запрос бирергә, шәхси мәгълүматларны тикшерергә, бушлай СМС ярдәмендә теркәлүне расларга, ә ярты сәгатьтән соң операцияләр тарихында теркәлү статусын тикшерергә кирәк. «Ак Барс Онлайн» кушымтасында үз профилеңә керергә, анда «Өйдән чыкмыйча дәүләт хезмәтләрендә теркәлү» дигән виджетны табарга, шәхси мәгълүматларны тикшерергә һәм аларны эшкәртүгә ризалык бирергә кирәк.

Расланган хисап язмасын алуның барлык ысуллары турында РФ Дәүләт хезмәтләре порталының махсус бүлегендә укырга була.

Барлык яңалыклар