1-10-нчы май, шулай ук 13-нче май ял көннәре булып тора.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 30-нчы апрель). Татарстанлыларның бүгенге эш көне, 12-нче май кебек үк, РФ Хезмәт кодексы нигезендә, 1 сәгатькә кыскара, чөнки эшләми торган бәйрәм көне алдыннан. 2021 елның маенда ял көннәре буенча аңлатмалар белән ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы чыгыш ясады.
1-нче май һәм 9-нчы май бәйрәм көннәре булып тора. Моннан тыш, ТР Президенты Указы нигезендә быел 13-нче май да шулай ук эш көне булмаган бәйрәм көне дип игълан ителде, чөнки Ураза гаете нәкъ менә шушы датага туры килә. Шулай итеп, 1-нче майдан 3-нче майга кадәр, 8-нче майдан 10-нчы майга кадәр һәм 13-нче май да ял көннәре булып тора.
Шул ук вакытта, РФ Президенты Указы белән, 4-7-нче май көннәре хезмәткәрләргә эш хакын саклап калган хәлдә эшләми торган көннәр дип игълан ителде. Шул ук вакытта гавами хакимият органнары, башка органнар һәм оешмалар 1-нче майдан 10-нчы майга кадәр аларның эшен тәэмин итүче хезмәткәрләр һәм эшчеләр санын мөстәкыйль билгели, диелә министрлык сайтында.