В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хезмәткәрләрнең күбесе сәнәгать җитештерүе тармагына таләп ителә.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче март, Юлия Летникова). Хәзерге вакытта Татарстанда, үткән еллар белән чагыштырганда, хезмәт базарында тотрыклы вәзгыять күзәтелә. Теркәлгән эшсезләр санын киметү өчен күрелгән чаралар турында бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
24 нче мартка Татарстанда 9883 эшсез кеше теркәлгән. Эшсезлек дәрәҗәсе 0,49% тәшкил итә. «Хәзерге вакытта эш турындагы тәкъдимнәрнең югары күрсәткече – 55 мең вакантлы вазыйфа теркәлгән. Мәшгульлек үзәкләре белгечләре хәзер бер эшсезгә биш вакансия тәкъдим итә ала», – дип хәбәр итте министр.
Шул ук вакытта күпчелек хезмәткәрләр сәнәгать җитештерүенә таләп ителә. Һәр алтынчы вакансия төзелешкә карый, социаль өлкәдә 3 мең, азык-төлек сәнәгатендә 2 мең вакансия бар, дип билгеләп үтте Э.Зарипова. Моннан тыш, предприятиеләр машина йөртүчеләргә мохтаҗ.
Республикада хезмәт базарындагы киеренкелекне киметү чаралары уздырыла. Нигездә, карарлар халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре хезмәтләреннән файдалана ала торган затлар даирәсен киңәйтү, предприятеләрнең өстәмә һөнәри белем алучы хезмәткәрләренең вакытлыча эш белән тәэмин ителүен оештыру мәсьәләләренә кагылышлы иде.
РФ Социаль иминият фонды белән берлектә халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләре тарафыннан күрелә торган чаралар турында РФ Социаль иминият фондының ТР буенча төбәк бүлеге идарәчесе вазыйфаларын башкаручы Фердинат Закиров сөйләде. Аның сүзләренә караганда, эш бирүчеләр мәшгульлек үзәгендә исәптә торучы хезмәткәрне эшкә алганда өлешчә хезмәт хакы өчен чыгымнарны ябу өчен финанс ярдәменә исәп тота ала. Әйтик, 2021 елда шундый ярдәм чарасы белән республиканың 141 эш бирүчесе файдаланды.