Белгечләр азык-төлек белән тәэмин итү һәм хәрәкәт итүгә рөхсәт алу буенча сорауларга җавап бирәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче апрель). Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ваклап сату челтәрендә азык-төлекнең булуы һәм предприятиеләр йөкләрен җибәрү мәсьәләләре буенча кайнар линияләр ачты.
Беренче кирәк-ярак товарларын китерү, бәяләр күтәрелү, әзер продукцияне сатуда килеп туган проблемаларга бәйле сораулар көн саен 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр +7(843)210-05-77 телефоны һәм +7(917)264-13-27 WhatsApp буенча кабул ителә.
Моннан тыш, үзизоляция режимы гамәлдә булган чорда сәнәгать һәм сәүдә тармагы хезмәткәрләрен йөртү һәм предприятиеләрнең йөкләрен җибәрү мәсьәләләре буенча кайнар линия эшли. Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белгечләре халыкка чикләүләр гамәлдә булган чорда махсус рөхсәт бирелү тәртибе, эш бирүчеләрдән һәм йөкләр җибәрүчеләрдән белешмәләр алу, кертелгән санитар-эпидемиологик һәм башка чикләүләр турында хәбәрләр алу турындагы сорауларга җавап бирәчәк.
Шалтыратулар дүшәмбедән җомгага чаклы 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (12.30 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр тәнәфес) +7(843)567-36-17 телефоны буенча кабул ителә, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.