В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Михаил Мишустин «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында финанслау турында боерыкка кул куйды.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы декабрь). Казан канализация чистарту корылмаларының ләм кырларын рекультивацияләү планлаштырылган сроктан алданрак, 2021 елда башланачак. «Экология» милли проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында башкарылачак гамәлләрне финанслау турындагы боерыкны РФ Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин имзалады.
Эшләр 2021 елда старт ала һәм 2024 елда тәмамланачак. Проектның гомуми бәясе 8,1 млрд. сумнан артык, шул ук вакытта агымдагы елда федераль бюджеттан 548 млн. сум кергән, дип хәбәр итә Россия Табигать министрлыгы. Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы Президенты кушуы буенча, 2019 елдан башлап, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы кырларны рекультивацияләү проекты өчен технологияләр сайлау һәм эзләү белән шөгыльләнә.
Көн саен шәһәрдә 450 мең куб.м канализация сулары барлыкка килә. Элек механик һәм биологик чистартудан соң тәүлегенә 250 тонна ләм утырмасы кала иде, ул ләм кырларына чыгарыла иде. Алар Куйбышев сусаклагычы янындагы су саклау зонасында урнашкан һәм каскадларга берләшкән һәм җир дамбалары белән әйләндереп алынган карталар системасыннан гыйбарәт.
Чистарту корылмаларыннан 50 ел файдалану дәверендә ләм кырлары территориясе, үзенең мөмкинлекләре лимитын узып, 110 гектарга җиткән. Ләм кырларын рекультивацияләүне «Экология» милли проектының «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында «Идел елгасына куркыныч тудыра торган тупланган экологик зыян объектларын бетерү» юнәлеше буенча үткәрү планлаштырыла. Нәтиҗәдә, ләм мәйданчыклары шәһәрнең алга таба үсеше өчен экологик яктан куркынычсыз территориягә әйләнәчәк.
Канализациянең 1974 елда төзелгән һәм бер тапкыр да капиталь ремонтланмаган биологик чистарту корылмаларын масштаблы реконструкцияләү Казанда ләм утырмасын термомеханик эшкәртү линиясен төзүдән башланды. Ул ләм утырмасы урынына тәүлегенә 50 тоннадан куркынычсыз гранулят алырга мөмкинлек бирәчәк.
Биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү «Иделне савыктыру» федераль программасы буенча бүлеп бирелгән акчага гына түгел, ә чистарту корылмаларын төзү һәм реконструкцияләү буенча төбәк программасы кысаларында да башкарыла. Ул 33 яңа объект төзелешен һәм 22 гамәлдәге объектны реконструкцияләүне үз эченә ала. Эшләр тәмамланганнан соң, предприятие 650 мең куб метр канализация суларын кабул итә һәм чистарта алачак, өстәвенә, чистарту нәтиҗәлерәк булачак – каналлаштыру өчен су елгадан алынганга караганда чистарак булачак.