Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
22.12.2021, 17:59

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: Казан мәктәпләрендә расписание салкыннар аркасында үзгәрергә мөмкин

Башлангыч сыйныфларда дәресләрне -25 градус булган очракта үткәрмәү тәкъдим ителде.

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Көчле салкыннар килү сәбәпле, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр туктатылырга мөмкин. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тиешле тәкъдимнәр белән хатларны республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләренә юллады.

Шул ук вакытта температура, уку йорты урнашкан торак пункт, белем дәрәҗәсе дә әһәмияткә ия. Шулай итеп, дәресләрне туктату:

• -23 градус булганда авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында;

• -25 градус булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9-нчы сыйныфларында;

• -27 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 5-9-нчы сыйныфларында;

• -30 градус булганда авыл мәктәпләренең 10-11-нче сыйныфларында;

• -32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10-11-нче сыйныфларында туктату тәкъдим ителде.

Моннан тыш, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, кышын ачык һавада физкультура дәресләрен үткәрү башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы -3 градустан да түбән булмаган һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта, ә өлкән сыйныф укучылары өчен -10 градустан да түбән булмаган очракта һәм җилнең тизлеге секундына 6-10 метрдан артмаган очракта гына рөхсәт ителә.

Шулай ук һава температурасы -25 градус һәм аннан да түбәнрәк булганда балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне туктатырга һәм муниципаль берәмлекләрдән читкә чыкмаска тәкъдим ителде. ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, ТР Гидрометеорология үзәге фаразлары буенча иртәгә, 23-нче декабрьдә, төнлә Казанда -23-тән -25 градуска кадәр, түбән урыннарда -29 градуска кадәр, көндез -18-дән -20 градуска кадәр булыр дип көтелә.

Барлык яңалыклар

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы: Казан мәктәпләрендә расписание салкыннар аркасында үзгәрергә мөмкин

Фото: Марат Мугинов

(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). Көчле салкыннар килү сәбәпле, Татарстан мәктәпләрендә дәресләр туктатылырга мөмкин. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тиешле тәкъдимнәр белән хатларны республиканың муниципаль берәмлекләре башкарма комитетларының мәгариф бүлекләре һәм идарәләре җитәкчеләренә юллады.

Шул ук вакытта температура, уку йорты урнашкан торак пункт, белем дәрәҗәсе дә әһәмияткә ия. Шулай итеп, дәресләрне туктату:

-23 градус булганда авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында;

-25 градус булганда шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9-нчы сыйныфларында;

-27 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 5-9-нчы сыйныфларында;

-30 градус булганда авыл мәктәпләренең 10-11-нче сыйныфларында;

-32 градус булганда шәһәр мәктәпләренең 10-11-нче сыйныфларында туктату тәкъдим ителде.