Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
31.05.2023, 16:18

Миңнеханов һәм Золотов Росгвардия хезмәткәрләре өчен яңа бинада булдылар

Лазарев урамында лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге һәм ведомстводан тыш сак бүлекчәләре урнашачак

Фото: Марат Мөгыйнов

(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче май). Казанда РФ Милли гвардиясе гаскәрләренең Татарстан буенча федераль хезмәте идарәсе хезмәткәрләрен урнаштыру өчен бина төзелде. Объектны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Милли гвардия гаскәрләре федераль хезмәте директоры – Милли гвардия гаскәрләре баш командующие, армия генералы Виктор Золотов катнашты.

Лазарев урамындагы бинада лицензия-рөхсәт бирү эше үзәге һәм ведомстводан тыш сак бүлекчәләре урнашачак, бу халыкка дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип аңлаттылар ТР Рәисе матбугат хезмәтендә.

«Илебезнең тотрыклы үсеше нигезендә аның социаль-икътисади потенциалын һәм милли иминлеген ныгыту ята. Моңа бигрәк тә федераль һәм региональ хакимият органнарының җайга салынган эше ярдәм итә», – дип билгеләп үтте Золотов.

«Татарстан – Россиянең сәнәгый үсеш алган төбәкләренең берсе. Һәм бездә булган барлык процесслар Росгвардия тарафыннан хокук тәртибен тәэмин итү, безнең территориядә тотрыклылыкны саклау өчен алып барылган эш белән тыгыз бәйләнгән. Республикада милли гвардия бүлекчәләренең эшенә шартлар тудыруга зур игътибар бирелә. Бу турыдан-туры оператив-хезмәт эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыруга тәэсир итә һәм гражданнарыбызның тормыш сыйфатына уңай йогынты ясый», - диде үз чиратында Миңнеханов.

Республика башлыгы бина төзелешенә өлеш керткән кешеләрнең барысына да рәхмәт белдерде, ә хезмәткәрләрне яңа бина белән котлады.

Видеорепортаж

Фоторепортаж
Казан Мэры Росгвардия бинасын ачуда катнашты
Барлык яңалыклар