В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Әлеге Указга бүген Татарстан Президенты кул куйды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче февраль). Бүген ТР Президенты Указы белән ТР Сәламәтлек саклау министры вазыйфасына моңа кадәр “7 номерлы шәһәр клиник хастаханәсе” медицина сәламәтлек саклау учреждениесе баш табибы вазыйфасын биләгән Марат Садыйков билгеләнде.
Министрлыкның элеккеге җитәкчесе Гадел Вафин, башка эшкә күчү сәбәпле, ТР Президенты Указы белән министр вазыйфасыннан азат ителде.
Белешмә өчен
Марат Наил улы Садыйков 1970 елның 27 гыйнварында туа. “Педиатрия” белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлый. Медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының Атказанган табибы.
“Сәламәтлек саклау отличнигы” күкрәк билгесе белән бүләкләнгән. Фән һәм техника өлкәсендә ТР Дәүләт премиясе лауреаты.