Консультацияне районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре үткәрәчәк.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче март). 17-нче мартта Казанның Яңа Савин районында вакансияләр мини-ярминкәсе узачак.
Эш эзләүчеләр район предприятиеләрендә буш эш урыннары турында белә, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләреннән хезмәт законнары һәм мәшгульлек хезмәте күрсәтә торган хезмәтләр буенча консультация ала алачаклар. Вакантлы эш урыннары мини-ярминкәсе форматы районның бердән дүрткә кадәр предприятие вәкилләренең катнашуын күздә тота, алар белән эшкә урнашу мөмкинлекләре турында фикер алышырга мөмкин булачак.
Чара 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькә кадәр Ибраһимов проспекты, 41 адресы буенча узачак, дип хәбәр ителә Казан халкын эш белән тәэмин итү үзәге сайтында.