Теләүчеләр халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләреннән консультация ала алачак
Бу атнада казанлыларга вакансияләр мини ярминкәсендә һәм эш бирүчеләр көнендә эш эзләүдә ярдәм итәчәкләр. Бушлай чаралар 10:00 дән 12:00 гә кадәр шәһәрнең берничә районында узачак.
Иртәгә, 23 октябрьдә, вакансияләр мини-ярминкәсе Совет районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге филиалында оештырыла. Шәһәр халкын Р.Зорге ур., 102 нче йорт адресы буенча көтәчәкләр. Өстәмә мәгълүматны +7(843)205-54-53 телефоны буенча ачыкларга була.
Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары халкы 24 октябрь – эш бирүчеләр көнендә белгечләрдән консультация ала алачак. Эш эзләүчеләр Ибраһимов пр., 41 йорт адресы буенча эшкә урнашуда ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алачак. Консультацияләр +7(843)560-88-98 телефоны буенча үткәрелә.
Агымдагы елның декабрь ахырына кадәр Казанның авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә һәр шимбәдә мини ярминкәләр узачак. Әйтик, узган атнада 130 килүченең егермедән артыгы эш белән кызыксынган һәм беренче әңгәмә узган. Чараларда «Радиоприбор» АҖ, «КЗТМ ТОЧМАШ» ФКП Фәнни-җитештерү берләшмәсе катнашты.
Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә шундый чаралар уздырылган вакытта барлыгы 32 казанлы шәһәр предприятиеләрендә эш тапкан, дип хәбәр иттеләр ведомствоның матбугат хезмәтендә.