Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.
Чара Мәскәү урамындагы 23 нче йорт янында җәелдереләчәк
«Рубин» белән футбол турниры һәм бүләкләр уйнату: Казанда «Ишегалды бәйрәме» узачак
Казанның Вахитов районында җомга көнне, 19 сентябрьдә, «Ишегалды бәйрәме» үткәреләчәк. Шәһәрлеләр кече турнирларга кушыла һәм бүләкләр уйнатуда катнаша алачак.

Шулай итеп, «Рубин»ның гамәлдәге уенчылары белән футбол, шахмат һәм өстәл хоккее буенча кече турнирлар узачак. Әти-әниләре белән балалар өчен иҗади «пикник» җәелдереләчәк.

Шулай ук ишегалдында рәсем сәнгате дәресе һәм фотога төшерү буенча мастер-класс оештырыла. «Нәфис» ДК бәйрәмдә катнашучылар арасында бүләкләр уйнатачак, дип хәбәр иттеләр «Иске шәһәр» префектурасында.

Чарага кушылу өчен сылтама буенча теркәлү узарга кирәк. Бәйрәм 15:00 сәгатьтә башлана, барлык теләүчеләрне Мәскәү урамындагы 23 нче йорт ишегалдында көтәчәкләр.

2025-09-17T13:20:14+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.