Якшәмбе көнне Парклар һәм скверлар дирекциясе узып баручы җәйге сезонның йомгаклау чарасын уздырачак
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче сентябрь). Якшәмбе, 17 нче сентябрьдә, «Әкият» курчак театры янындагы паркта «Демонтаж» кичәсе узачак. Кичә хедлайнеры Gazgolder иҗат берләшмәсе резиденты Ксения Минаева булачак.
Быелгы җәйдә Парклар һәм скверлар дирекциясе 1,2 меңнән артык чара оештырды. «Демонтаж» кичәсе узып баручы сезонны йомгаклау булачак.
Чарада «антистресс» интерактив зонасы, «тагын фуд-трак?» фуд-корты, фотозона эшләячәк. Шулай ук дирекция хезмәткәрләре төшергән җәйге сезон турында фильм, парклар тормышы турында махсус стендап-шоу һәм локаль ди-джейлар чыгышы күрсәтеләчәк.
Кунаклар киләсе елда сүтелергә планлаштырылган иң начар арт-объект өчен дә тавыш бирә алачак. Номинантлар булып «Рояль в кустах», «История одной чашки», «Розовый кабриолет» һәм башкалар тора.
Башлану вакыты 18:00 сәгатьтә, дип хәбәр итә Парклар һәм скверлар дирекциясе.