Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.05.2025, 10:44

«Яннан спектакль узды»: казанлыларны театраль лабораториядә катнашырга чакыралар

Йомгаклау спектаклен 21 июньдә «Крылья Советов» паркында күрсәтәчәкләр

Казанда 9 июньнән 21 июньгә кадәр узачак өлкәннәр театр лабораториясендә «Яннан спектакль узды» җыелмасы ачыла. Спектакльне проектта катнашучылар 21 июньдә тәкъдим итәчәк.

Ике атна дәвамында лабораториядә катнашучылар пластика, ораторлык осталыгы дәресләренә йөриячәк, реквизит ясарга һәм персонаж образын эзләргә өйрәнәчәк. Процесс белән актер, MOÑ театр мәйданчыгы резиденты һәм яңа клоунада институтын тәмамлаган Джанго Эдвардс һәм Франциядә Слава Полунинның Юләрләр академиясен тәмамлаган Руслан Риманас җитәкчелек итәчәк. Шуннан соң, 21 июньдә «Крылья Советов» паркында катнашучылар спектакль тәкъдим итәчәк.

Укулар көн саен 9 июньнән 21 июньгә кадәр Ленин исемендәге мәдәният йортында һәм «Крылья Советов» паркында узачак. Дәресләрнең дәвамлыгы – 3 сәгать, дип хәбәр иттеләр Казанның парклар һәм скверлар дирекциясе матбугат хезмәтендә.

Иҗади чарада 16 яшьтән теләге булган һәркем катнаша ала. Моның өчен 2 июньгә кадәр сылтама буенча гариза тутырырга кирәк. Оештыручылар 15 катнашучыны сайлаячак, алар актерлык проектының бер өлеше булачак.

Исегезгә төшерәбез, Казан паркларында һәм скверларында җәйге сезон башланды. Шәһәрдә 350 дән артык төрле чара узачак – саф һавада спорт күнегүләре, мастер-класслар, театр лабораториясе, фотойөрү, ачык һавада кино күрсәтү, концертлар, шигъри кичәләр һәм башкалар. Җәйге чараларның тулы исемлеге белән KZN.RU порталында «Чаралар» бүлегендә танышырга мөмкин.

Барлык яңалыклар