В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аның өчен респондентларның 11% ы тавыш биргән
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче декабрь). Казанның «Миллениум»ы Россиянең иң матур күперләр өчлегенә кергән. Аның өчен сораштыруда катнашучыларның 11% ы тавыш биргән, дип хәбәр итә ТВИЛЛ.РУ.
Рейтинг лидеры булып Санкт-Петербургтагы Дворцовый күпере тора, аңа респондентларның 52% ы өстенлек бирә. Икенче урында Сочидагы SkyBridge күпере урнашкан – 16%.
Шулай ук топ бишлеккә Мәскәүдәге Живописный күпере – 7% һәм Муромдагы «Поющий мост» кергән – 6%.
Сораштыру сервисның язылучылары арасында үткәрелгән, һәр респондент җавапның берничә вариантын сайлый алган.