Анда шулай ук М.Хөснуллин, И.Комаров, Р.Миңнеханов, И.Метшин һәм башкалар катнашты.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы июль). Бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Татарстанга эш сәфәре барышында Казанда А.Ф.Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа корпусларын төзү эшләренең барышы белән танышты. Илебез Премьер-министры объект төзелешенең югары темпларын бәяләде һәм төзелеш тармагында административ каршылыкларны киметүнең мөһимлеген билгеләп үтте.
Төзелеш мәйданчыкларын карап йөргәндә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм профильләр буенча министрлар аңлатмалар бирде. Карауда шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте җитәкчесе Анна Попова, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Казан Мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
Казанда йогышлы авырулар хастаханәсенең яңа стационар һәм лаборатория корпусларын төзү яңа коронавирус инфекциясе таралуга бәйле апрель аеннан алып барыла. Эшләр Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсе янындагы 2,2 гектар мәйданлы территориядә алып барыла.
Михаил Мишустинга хәбәр итүләренчә, йогышлы авырулар корпусы 232 ятакка исәпләнгән (кирәге чыкса, 400-500 ятакка кадәр арттырылырга мөмкинлек бар), шул исәптән 12-се - реанимацион ятак. Бу корпуста 10 кабул итү-күзәтү боксына, 120 йогышлы бокска кабул итү бүлеге каралган.
ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәрит Хәнифов объектның төзелеш барышы һәм агымдагы эшләр турында хәбәр итте. Ул билгеләп үткәнчә, төзелеш югары темплар белән алып барыла.
М.Мишустин барысына да һөнәри дәрәҗәдәге эшчәнлекләре өчен рәхмәт белдерде. «Пандемия безнең җитешсез урыннарыбызны күрсәтте, - диде ул. – Хәзер без күргәннәр – технологияләр һәм тиешле эш процессларын оптимизацияләү нәтиҗәсе, бу шул исәптән фактта 100 көн эчендә шундый объектларны төзергә мөмкинлек биргән мәгълүмат технологияләре дә. Безнең илдә мондый мисаллар шактый инде».
Россия Премьер-министры искәрткәнчә, бүген Россия Федерациясе Хөкүмәте карары имзаланган, аның буенча төзелеш өлкәсендәге ГОСТларның, СНИПларның һәм башка мәҗбүри таләпләрнең 30 проценты тәкъдим рәвешендә калачак. Аның фикеренчә, бу төзелеш тармагында административ киртәләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк. «Төзелешнең бу яңа технологияләре безгә бөтенләй башка мөмкинлекләр бирә. Бу вакытны һәм чыгымнарны киметәчәк, төзелештәге мөнәсәбәтләрнең үтә күренмәлелеген тәэмин итәчәк», - ТР Президенты матбугат хезмәте М.Мишустинның әлеге сүзләрен китерә.
Исегезгә төшерәбез, хастаханәнең яңа корпусын заманча югары технологик медицина җиһазлары, шул исәптән ясалма вентиляцияләү аппаратлары, компьютер томографы, рентгенологик, эндоскопик һәм УЗИ җиһазлары белән җиһазландыру планлаштырыла. Лаборатория корпусының мәйданы 1400 кв.м тәшкил итәчәк.
Мондый проектны гамәлгә ашыруның типик срогы 18 ай тәшкил итә. Әлеге проект төзелеш тармагында административ киртәләрне киметү чаралары ярдәмендә 100 көн эчендә гамәлгә ашырылачак.
Россия Премьер-министры Михаил Мишустинның Татарстанга ике көнлек эш сәфәре программасында - А.С.Попов исемендәге технопаркта һәм IT-проектлар күргәзмәсендә булу, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев белән очрашу, мәгълүмати технологияләр тармагы өчен дәүләти-хосусый партнерлыкны үстерү, кадрлар һәм мәгариф өлкәсендә IT-тармакка дәүләт ярдәме күрсәтү, чит ил базарларында Россия программа эшләнмәләрен тәкъдим итү, киберкуркынычсызлык өлкәсендә үзебезнең карарларны үстерү турындагы панель дискуссиясендә катнашу.
10-нчы июльдә М.Мишустин «Алабуга» махсус икътисади зонасында булачак, анда Европа - Көнбатыш Кытай автомобиль юлын төзү турында киңәшмә үткәрәчәк. Шулай ук Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе «Алабуга - Волокно» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең углерод җепселләре җитештерү заводын караячак.