В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иртәгәдән Казанда «Минем документлар» офислары хезмәткәрләренә 30 волонтер ярдәм итә башлаячак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 14-нче октябрь). Татарстан КФҮ көчәйтелгән эш режимына күчә. Бу РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын расларга һәм QR-кодлар алырга теләгән гражданнарның күп булуы белән бәйле. «Минем документлар» офисларына килүчеләр саны соңгы көннәрдә ике тапкыр диярлек арткан.
Гадәттәгечә, республика буенча КФҮ офисларына эш көннәрендә уртача 15 мең кеше мөрәҗәгать итсә, алдагы көнне бу сан 25 меңгә кадәр арткан. COVID-19-га багышланган 122 номерлы кайнар линиягә гадәттә 4 мең шалтырату килгән, ә алдагы көнне алар 20 мең 813 булган, дип хәбәр итте ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгы Айрат Хәйруллин.
Якын якшәмбедә КФҮнең барлык офислары 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Бу вакытта шәһәрлеләр «Минем документлар» офисларына РФ Дәүләт хезмәтләре порталы эше һәм хисап язмасын раслау белән бәйле мәсьәләләр буенча гына мөрәҗәгать итә ала.
Моннан тыш, иртәгәдән Казанда 30 волонтер эшкә керешәчәк, алар КФҮ хезмәткәрләренә техник мәсьәләләрне хәл итәргә һәм килүчеләргә консультацияләр бирергә булышачак.
Исегезгә төшерәбез, РФ Дәүләт хезмәтләре порталындагы хисап язмасын расларга һәм QR-кодны мөстәкыйль рәвештә онлайн алырга мөмкин – моның өчен кирәкле функция мобиль кушымталарда һәм популяр банкларның сайтларында бар.
Моннан тыш, белгечләр шәһәрлеләргә «Минем документлар» офисына яшәү урыны буенча гына мөрәҗәгать итү мәҗбүри түгел, ә теләсә кайсы райондагы иң аз йөкләнешле КФҮ не (бүгенге көндә Авангардная урамы, 74, Җиңү проспекты, 214 һәм «Салават күпере» торак комплексында (Зилант урамы, 22/15) сайларга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Цифрлар министрлыгы матбугат хезмәте. КФҮ бүлекләренең адреслары белән биредә танышырга мөмкин.