«Минем документлар» офислары 1-нче апрельдән ябылачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 31-нче март). Татарстанның күп функцияле үзәкләре үз эшен вакытлыча туктата. «Минем документлар» офислары 1-нче апрельдән ябылачак. Бу коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау һәм республикада үз-үзен изоляцияләү режимын кертү буенча чараларны катгыйландыру белән бәйле.
Күпфункцияле үзәкләр ТР Министрлар Кабинетының махсус күрсәтмәсенә кадәр эшне туктатып тора, дип хәбәр итә күпфункцияле үзәкнең матбугат хезмәте.