Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
21.08.2025, 14:41

Бүген Казанда «Новая волна 2025» («Яңа дулкын 2025») халыкара конкурсы башлана

Татарстан башкаласында беренче тапкыр узачак фестивальгә барлык билетлар сатылган, аларның 90% тын туристлар сатып алган

Яшь башкаручыларның «Новая волна 2025» («Яңа дулкын 2025») халыкара танылган музыка конкурсын ачу тантанасы бүген кич 20:00 сәгатьтә Казанда «Ак Барс Арена» стадионы янында урнаштырылган New Wave Hall концерт мәйданчыгында (Ямашев проспекты, 115а) узачак. Концертта илебез эстрадасы йолдызлары Филипп Киркоров, Николай Басков, Полина Гагарина, Дима Билан, Пелагея, Лолита, Сосо Павлиашвили һәм башкалар чыгыш ясаячак. Алып баручылар: Сергей Лазарев һәм Лера Кудрявцева.

22 августтан 24 августка кадәр — фестивальнең конкурс көннәре: яшь артистлар музыка сәнәгатен алга таба үстерү мөмкинлеге өчен көрәшәчәкләр. 21—26 августта тамашачылар өчен конкурсантлардан тыш Ирина Аллегрова, Стас Михайлов, Алсу, Татьяна Буланова, Люся Чеботина, Ани Лорак, Сергей Лазарев, Григорий Лепс, Клава Кока, Анна Асти, «Иванушки International», Jony төркемнәре һәм башкалар чыгыш ясаячак. Фестивальнең һәр киче яңа программа белән аермалы. Мәсәлән, 22 августта бәйгечеләр чыгышыннан соң Лариса Долинаның йолдызлар катнашында иҗат кичәсе, 23 августта — премьералар көне, ә 24 августта «Иванушки International» төркемен хөрмәтләү концерты була. 25 августта «Новая волна 2025» («Яңа дулкын 2025») гала концерты, ә 26 августта яшь башкаручыларның «Новая волна 2025» («Яңа дулкын 2025») халыкара конкурсын ябу тантанасы планлаштырылган. Гомумән алганда, тамашачылар алдында 80нән артык артист чыгыш ясаячак.

«Без «Новая волна 2025»ның («Яңа дулкын 2025») Казанга килеп җитүен озак көттек. Ышанам ки, әлеге фестивальнең данлы тарихында Казан шәһәре Юрмала яки Сочи шәһәреннән ким булмас. Без Казанның кунакчыллык мохите, Идел һәм Казансу энергиясе Татарстан башкаласына килгән катнашучылар һәм тамашачылар өчен генә түгел, ә Россиянең барлык почмакларында үз телеэкраннарында «Новая волна» көткән миллионлаган тамашачылар өчен дә конкурстан уңай тәэсирләрнең аерылгысыз өлеше булсын өчен барысын да эшләргә тырыштык. Фестиваль Казанда яңа йолдызлар туган урын булсын, аларның чыгышлары миллионлаган тамашачыларны сөендерер. «Новая волна» яшь хыялланучыларны яңадан музыкаль югарылыкларны яуларга рухландырсын!» — дип белдерде Казан мэры Илсур Метшин.

Быел «Новая волна»да катнашу өчен 6 меңнән артык гариза бирелгән. Ярымфиналга Әзербәйҗан, Әрмәнстан, Беларусь, Грузия, Казахстан, Нигерия һәм Россиядән 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге 54 талантлы музыкант үтте. Конкурсның 6 илдән 13 финалчысы Мәскәүдән ТР башкаласына фирма автобусында 8 августта килде. Бу Әзербайҗаннан Теймур Ганифаев, Әрмәнстаннан Сурен Погосян, Беларусьтан Катрин Мурашко, Грузиядән Irakli GADELIA, Казахстаннан Yernazar һәм Alex Lim, шулай ук «Оберег», GEVORA, SECRET ATELIER Россия төркемнәре һәм башкаручылар Александр Филин, Елена Фрейман, Jummy һәм Маша Фэй. 12 августта «DION INN Hotel & SPA» кунакханәсендә бәйгечеләр «Новая волна 2025» истәлекле барельефын ясадылар.

Иң заманча җиһазлар белән җиһазландырылган New Wave Hall концерт залы «Новая волна» халыкара конкурсы өчен махсус булдырылган һәм Казанга «Сириус» федераль территориясеннән 60 фура белән китерелгән. Аның сыйдырышлылыгы — 2,8 мең тамашачы, сәхнә зурлыгы — 35х25 м. Диварсыз 19 м биеклектәге кабатланмас җыелма — сүтелә торган корылма нибары бер ай эчендә җыелган, дизайны буенча гаять зур асылмалы Альп шалесын хәтерләтә. Конкурста катнашучылар һәм кунаклар ачык һавада булачаклар һәм бер үк вакытта көтелмәгән һава торышыннан сакланачаклар.

Концерт залы янында 150 агач белән әйләндереп алынган фуд-кортлар һәм «Новая волна»ның рәсми сувенир продукциясен сату зонасы булдырылган.

18 августтан «Новая волна» конкурсының Вконтакте төркемендә турыдан-туры тапшырулар башланды: фестивальгә әзерлек, бәйгечеләр белән танышу, артистларның репетицияләре, Казан һәм Татарстан турында видеорепортажлар, шул исәптән танылган блогерлардан. Конкурс көннәрендә төркемдә җанатарлар зонасыннан керүләр, сәхнә арты, йолдызлар репетицияләре, интервьюлар, кызыл юл һәм концерт өлешен күрергә мөмкин булачак. Конкурсның барлык рәсми чараларын тапшыруга хокуклар Бөтенроссия дәүләт телерадиокомпаниясенә һәм артистларга карый. Барлык концертларның тулы язмаларын телеканалда түбәндәге график буенча күрергә мөмкин: фестивальнең ачылышы — 22 август, беренче, икенче һәм өченче конкурс көннәре – 25, 26 һәм 27 август, гала-концерт – 30 август, конкурсның ябылуы – 31 август.

«Новая волна» фестиваленә барлык билетлар сатылган диярлек. Казан кунакханәләрендә фестиваль уздыру көннәрендә уртача йөкләнеш 70тән 75-80% ка кадәр арткан, броньлау дәвам итә. Аерым кунакханәләрдә фестиваль уздыру чорында йөкләнеш 90-100% ка җитә.

«Новая волна» конкурсы 2002 елдан башлап талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, эстрада музыкасы өлкәсендә халыкара мәдәни алмашуны үстерү, яңа музыкаль әсәрләрне һәм башкаручыларны таныту максатларында үткәрелә. 2014 елга кадәр ул ел саен Юрмалада (Латвия), 2015 елдан 2019 елга кадәр – Сочида, ә 2021 һәм 2024 елларда – «Сириус» федераль территориясендә узды. Конкурсны Татарстан башкаласында уздыру идеясе 2014 елда Казан шәһәре Думасы утырышында туды. Конкурсның ТР башкаласына күчерелүе турында Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ халык артисты, композитор, продюсер, жюри рәисе һәм «Новая волна» конкурсының генераль продюсеры Игорь Крутой агымдагы елның апрелендә игълан иттеләр.

Композитор Игорь Крутой Казан белән иҗади проектлары белән тыгыз бәйләнгән: ул Универсиада, Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты, Эшче һөнәрләр буенча чемпионатны оештыруда катнашкан һәм 2017 елдан башлап ел саен «Добрая волна» Бөтенроссия мәдәни-хәйрия балалар иҗаты фестивален продюсерлык итә. 2015 елдан Казанда Игорь Крутой Академиясе эшли — җыр, бию, матур сөйләү һәм актерлык осталыгы, продюсерлык һәм башка юнәлешләр буенча балаларны һәм өлкәннәрне укыту өчен иҗади һәм белем бирү киңлеге.

Фестивальнең рәсми сайты: www.newwavecontest.ru.
Барлык яңалыклар